ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру: тәҗрибә, нәтиҗәләр, проблемалар, чишелеш юллары» темасы буенча түгәрәк өстәл утырышы булды. Чара ведомствоның проект офислары, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе, шулай ук Түбән Новгород өлкәсендә төбәк проект офисы җитәкчесе Александр Соловьев катнашында узды.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда Татарстан эшкуарларына ярдәм итүгә 250 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ВКС режимында 2020 елга эш йомгакларын ясау һәм республика моношәһәрләрен үстерү перспективалары буенча түгәрәк өстәл узды. Чара Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина рәислегендә узды. Анда КУЭ корпорациясе, Сәнәгатьне үстерү фонды, Моношәһәрләрне үстерү фонды, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Эшкуарларны Росконгресс фондының яңа медиа проектларына кушылырга чакыралар.

Бизнеска инфраструктур ярдәм күрсәтү объектларын үстерүнең яңа концепциясе Эшкуар йортында узган түгәрәк өстәлнең төп темасы булды.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан муниципаль контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча 2021 елның 29 гыйнварында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә кысаларында җирле үзидарә органнарына тапшырылган вәкаләтләр буенча дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында докладлар әзерләү һәм урнаштыру мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» белән берлектә, республикада электрон коммерция үсеше һәм аңа эшкуарларны һәм үзмәшгуль гражданнарны җәлеп итү мәсьәләләренә багышланган стратегик сессия уздырачак.


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Быелдан башлап Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру» дигән яңа төбәк проекты гамәлгә ашырылачак. Проект нигезендә, үзмәшгульләргә  «Минем бизнес» үзәгеннән комплекслы ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.

4000 артык Татарстан эшкуары Татарстанның электрон сәүдә платформаларында 99,1 млрд сумлык контрактлар төзегән, шул исәптән Республика маркетинг үзәген (алга таба – РМҮ) дә исәпкә алып. Шуларның иң күп өлеше республика башкаласы эшкуарларына туры килә.


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

«Үсеш пространствосы» программасы кысаларында Татарстан Республикасының Кама Аланы һәм Менделеевскида яшәүчеләр проект командалары төзи һәм экспертлар җитәкчелегендә үз моношәһәрләренең социаль-икътисадый үсеше идеясен эшләү белән шөгыльләнә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International