КУЭ илкүләм проекты буенча 2021 елда бизнеска ярдәм итүгә якынча 250 млн. сум юнәлдереләчәк

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда Татарстан эшкуарларына ярдәм итүгә 250 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

201,7 млн.сум – федераль бюджеттан, 47,3 млн.сум республика бюджетыннан биреләчәк. Илкүләм проект кысаларында эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә ташламалы ставка буенча микрозаймнар, йөкләмәләр, социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен грантлар биреләчәк, мөлкәти, экспорт, мәгълүмати-консультация һәм белем бирү ярдәме күрсәтеләчәк.

Тулаем алганда, Татарстан эшкуарларына ярдәм итү өчен, республика программаларын исәпкә алып, 1,2 млрд. сумнан артык акча юнәлдереләчәк (Татарстан Республикасы бюджеты хисабына – 1 млрд.сум, федераль бюджет хисабына – 201,7 млн. сум).

Ярдәм алу мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Агымдагы елда, үзгәрешләр нигезендә, Татарстанда КУЭ илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 4 төбәк проекты гамәлгә ашырылачак: «Үзмәшгуль гражданнар тарафыннан эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру», «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе», «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм үзмәшгуль гражданнарга ярдәм чараларыннан һәм махсус сервислардан дистанцион рәвештә файдалана алу мөмкинлеге булган цифрлы платформа оештыру».

Яңалыкларны исәпкә алып, үзмәшгуль гражданнар да ярдәм алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International