ТР Икътисад министрлыгы сәнәгать паркларын үстерүнең яңа концепциясен эшли

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бизнеска инфраструктур ярдәм күрсәтү объектларын үстерүнең яңа концепциясе Эшкуар йортында узган түгәрәк өстәлнең төп темасы булды.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә Татарстан муниципаль районнары вәкилләре һәм Россия индустриаль парклары ассоциациясе рәистәше катнашында түгәрәк өстәл узды.

Татарстан сәнәгать инфраструктурасының нәтиҗәле эшләп килүче объектлары саны һәм аларны үстерүдә ярдәм итү буенча илдә лидерларның берсе булып тора. Бүген һәр муниципаль берәмлектә диярлек кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы объектлары – сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары эшчәнлек алып бара. Инфраструктура объектларының гомуми саны 100гә җиткән, аларның мәйданчыкларында 1 515 резидент урнашкан, алар тарафыннан 32 мең эш урыны булдырылган.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, хәзер бизнеска инфраструктур ярдәм кысаларында Министрлык алдында торган төп бурыч – сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, аерым алганда, дәүләт финанславы булган объектларга аерым игътибар бирү.

Әйтик, пандемиягә карамастан, узган ел ТР Икътисад министрлыгында резидентларның, гамәлдәге паркларның һәм мәйданчыкларның идарәче компанияләренең проблемалы мәсьәләләрен анализлау һәм ачыклау һәм аларны бетерү буенча нәтиҗәле карарлар эшләү буенча киң күләмле эш алып барылды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар игътибарына инфраструктур ярдәм күрсәтү объектлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән түбәндәге идарә карарлары формалаштырылды һәм чыгарылды:

- сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентларының бизнесын башлап җибәрү һәм алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру;

- инфраструктур чикләүләрне бетерү;

- электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү механизмын гамәлгә кертү;

- резидентлар өчен ташламалы салым салу;

- адреслы финанс һәм финанс булмаган ярдәм.

«Эшләнелгән чаралар кече һәм урта эшкуарлык секторын үстерүгә һәм сәнәгать паркларының тулылыгына ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасының иң ерак районнарында да бизнеска инфраструктур ярдәм күрсәтү объектлары, эш урыннарын булдыру һәм модернизацияләү, авылда кече бизнесны эш белән тәэмин итүнең альтернатив төрләрен, социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итеп, КУЭ субъектлары һәм муниципаль берәмлек үзе өчен икътисадый үсеш ноктасы булырга тиеш», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы икътисад министры.

Хәзерге вакытта концепция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар белән концепция җентекләп каралды. Чара кысаларында эшләнгән эксперт карарлары закон актларын чыгарганда исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International