9-10 декабрьдә Рязаньда халыкара сатып алу сессиясе узачак, анда Беларусь, Азербәйҗан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән сатып алучы компанияләр вәкилләре катнашачак.
Бизнес-миссиягә түбәндәге өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы компанияләр чакырыла:
- IT-технологияләр
- Төзелеш материаллары
- Нефть-газ өлкәсе
- Азык-төлек продуктлары
- Халык куллану товарлары
Чарада катнашучылар үз продукцияләрен профильле сатып алучылар алдында тәкъдир итәчәк, озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга сала, сату базарларын киңәйтә һәм Россия һәм халыкара дәрәҗәдә позицияләрен ныгыта алачак.
Чара программасында чит ил сатып алучылары белән очрашулар, нетворкинг һәм экскурсияләр көтелә. Урыннар саны һәм гаризалар кабул итү вакыты чикләнгән.
Катнашу өчен «Минем экспорт» платформасында теркәлү узарга кирәк (https://myexport.exportcenter.ru/). Алга таба, ресурста уңышлы теркәлгәннән соң, «Бизнес миссия» бүлегендә «Рязань шәһәрендәге төбәкара бизнес-миссия»не сайларга һәм хезмәт күрсәтүгә гариза бирергә кирәк.
Экспортка юнәлтелгән эшкуарлар өчен мөмкинлекләр турында 8(987)270-06-91 (Whatsapp/Telegram) телефоны аша ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО Экспортка ярдәм үзәгендә белергә мөмкин. Email: tatexport@yandex.ru
Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәгеннән 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була.