2025 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республиканың әйдәп баручы бизнес-берләшмәләре вәкилләре белән киңәшмә узды. Чараның темасы булып 2025 елның 10 аенда җайга салу йогынтысын бәяләү процедурасын үткәрү һәм республика норматив хокукый актларына экспертиза нәтиҗәләре, шулай ук алдагы хезмәттәшлек перспективалары торды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлова җитәкчелегендә узды.
Чарада «ОПОРА РОССИИ» кече һәм урта эшкуарлык гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе (эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе), Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе, «Деловая Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында арадаш нәтиҗәләр ясалды: 2025 елның 10 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Рәисе Указының 1 проектына, Татарстан Республикасының 7 закон проектына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 80 карар проектына, 2 ведомство боерыгы проектына карата җайга салу йогынтысын бәяләү турында 90 бәяләмә әзерләнгән. Шул ук вакытта норматив хокукый актларның 35 (39%) проектына карата җайга салу йогынтысын бәяләү нәтиҗәләре буенча тискәре бәяләмәләр әзерләнгән. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы искәртмәләре буенча бүгенге көнгә 23 проект эшләп бетерелгән. Бирелгән тискәре бәяләмәләр буенча әзерләүчеләр 3 проектны, шул исәптән ТР Дәүләт Советы депутаты тарафыннан эшләнгән 1 закон проектын («Сәүдә объектларында алкоголь продукциясен визуаль күрсәтүне чикләүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты) кабул итүдән баш тарту турында карар кабул иткән.
Үз чыгышында министр урынбасары бизнес өчен административ киртәләрнең һәм икътисадый нәтиҗәнең реаль кимүе турында мисаллар китереп, норматив актларны төзәтү нәтиҗәсендә эшкуарларның шактый акчаларны янга калдыруы турында сөйләде.
Бизнесның норматив хокукый актлар проектлары буенча гавами фикер алышуларда катнашу мөһимлегенә, шулай ук эшкуарлык берләшмәләре тәкъдимнәре белән гамәлдәге норматив актларга экспертиза ясау буенча еллык план формалаштыруга аерым игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы катнашучыларга актив позицияләре өчен рәхмәт белдерде һәм регионда уңайлы эшлекле һәм инвестицион климатны үстерү буенча уртак эшне дәвам итәргә тәкъдим итте.