Татарстан эшкуарлары өчен мөлкәти ярдәм программасы бар, аның буенча бизнес 2 ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль күчемсез милекне бушлай арендага алырга мөмкин. Программа буенча республикада барлыгы 300дән артык күчемсез милек объекты тапшырылган.
Бүгенге көндә Татарстанның кече һәм урта эшкуарлыгы өчен билгеләнгән республика һәм муниципаль мөлкәтенең җыелма реестрында 1192 объект бар, шул исәптән биналар, корылмалар, күчмә мөлкәт һәм җир кишәрлекләре. 887 объект буш кала, шуларның 789ы – муниципаль. Бу мөмкин булган объектларның республиканың һәр районында булуы турында сөйли.
Эшкуарлар үзләре өчен буш мәйданчыкларны муниципаль районнар, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтларында, КУЭ корпорациясе платформаларында гына түгел, белдерүләр урнаштыру буенча популяр агрегаторлардан да сайлый ала.
Беренче ике елда объектларны арендалау бушлай, өченче елдан бәя мөлкәтне арендалауның базар бәясен бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда түләвенең 25% өлешен тәшкил итәчәк һәм ел саен 25% ка артачак, 100% күрсәткечкә җитәчәк.
Шулай ук ремонтка тотылган акчалар, 159-ФЗ номерлы федераль закон кысаларында хосусыйлаштырылган очракта, муниципаль мөлкәтнең бәясен киметәчәк. 2 ел күчемсез милекне арендалаганнан соң, ул 5 ел милек исемлегендә булганда, объект сатулашусыз сатып алынырга мөмкин. Шул ук вакытта сатып алу 8 елга кадәр вакыт аралыгында гамәлгә ашырыла ала.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары белән берлектә, арендалана торган биналарда проектларны гамәлгә ашыручы бизнеска комплекслы ярдәм күрсәтә. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча күрсәтелә.
Ярдәм чаралары арасында – югары технологияле җиһазлар, коммерцияле автотранспорт, Россиядә җитештерелгән махсус техника лизингы һәм финанс ярдәме. Шулай ук бизнес-планнар төзүдән, маркетингны алга этәрүдән, брендлаудан, позицияләүдән, сертификация үткәрүдән башлап, производствоны яңадан коралландыруга, проектны әзерләү, эшләтеп җибәрү һәм гамәлгә ашыру этапларында интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукларны теркәүгә һәм башка күппрофильле хезмәтләргә кадәр, инвестиция проектларына комплекслы булышлык күрсәтеп тору мөмкинлеге дә бар.