Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Икътисадчы көне белән котлавы

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, икътисадчылар, ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Икътисадчы көне белән котлыйм!

Икътисад социаль тотрыклылыкны һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен нигез булып тора. Алдагы буыннар салган ныклы нигез һәм алдан күрүчән системалы планлаштыру нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы уңай икътисадый үзгәртеп коруларны гамәлгә ашыру буенча алдынгы регионнарның берсе, яңа проектлар һәм инициативалар кертү буенча сынау мәйданчыгы булып тора.

Сезнең югары һөнәри сыйфатларыгыз, һөнәргә чын күңелдән бирелгәнлегегез һәм көндәлек тырыш хезмәтегез Татарстан Республикасы һәм тулаем ил икътисадының баланслы нәтиҗәле үсешенә ярдәм итә.

Кадерле коллегалар, сезгә ныклы сәламәтлек, энергия, оптимизм һәм якыннарыгызга бәхет телим!

Билгеләнгән максатларны, яңа һөнәри биеклекләрне һәм шәхес үсешен уңышлы гамәлгә ашырыгыз!

 

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International