ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән «Таттелеком» ГАҖ ндә булды. Визит кысаларында икътисад министры компания җитәкчелеге белән санкцияләр шартларында агымдагы эш һәм үсеш перспективасы турында фикер алышты.

Премьер-министр Михаил Мишустин импорт продукциясенең өстенлекле исемлеген киңәйтү турында карар имзалады, импортерлар аны сатып алуга ташламалы ставка буенча кредит ала алачаклар.


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры каршында коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды, анда «Татарстан Республикасының икътисади җәмгыяте» Иҗтимагый оешмасы вице-президенты, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең мактаулы академигы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Р.А. Шаһиева һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы Ветераннар советы рәисе Л. А. Голицына катнашты.

Кичә «Минем бизнес» үзәгендә Татарстан Икътисад министрлыгы җитәкчелеге икътисад министрының беренче урынбасары Юрий Чеботарь җитәкчелегендә Беларусь Республикасы делегациясен кабул итте. Эшлекле визитның темасы Татарстанның преференциаль территорияләрен үстерү тәҗрибәсе, шулай ук экспорт потенциалын арттыру һәм якларның хезмәттәшлеген алга таба ныгыту булды.

Моношәһәрләрне үстерү фонды ( ВЭБ.РФ төркеме) Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә суыткыч җиһазларын җитештерү буенча акыллы завод төзүгә 250 млн сум күләмендә процентсыз займ бирәчәк. Инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча шәһәр икътисадына 4,5 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителәчәк, 800 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды җитәкчелеге югары технологияле инновацион җиһазлар эшләү белән шөгыльләнүче Казан предприятиесендә булды. Компания заем финанславын җәлеп иткән һәм Фондның 2,5 млн сумлык поручительлегеннән файдаланган.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 198 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән. Ел башыннан үсеш 29 меңнән артык үзмәшгуль кеше тәшкил итте, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә.

Агымдагы елның 1 июненә хәл буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны ел башыннан 6353 КУЭ субъектына арткан. Ел башына үсеш темпы 104 % тәшкил итә. Шулай итеп, хәзерге көндә Татарстанда 166 765 эшкуар исәпләнә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

1 июньгә, ел башы белән чагыштырганда, сәнәгать паркларында эшләүчеләр саны 4 246 кешегә артты, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырган киңәшмәдә.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы эшкуарлары, төбәкнең Икътисад министрлыгы ярдәме белән, «Expo – Russia Kyrgyzstan 2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International