Премьер-министр Михаил Мишустин импорт продукциясенең өстенлекле исемлеген киңәйтү турында карар имзалады, импортерлар аны сатып алуга ташламалы ставка буенча кредит ала алачаклар.
Бу карар предприятиеләргә агымдагы чыгымнарны киметергә һәм кирәкле товарлар, комплектлау җиһазлары белән тәэмин итүне җайга салырга ярдәм итәчәк.
Яңартылган исемлеккә шул исәптән чикләвек, кофе, какао-боблар, джемнар, җиләк-җимеш пюресы, консервланган җиләк-җимеш, балалар туклануы өчен коры сөт катнашмалары, дару чараларының һәм авыл хуҗалыгы җиһазларының аерым төрләренең өстәмә атамалары кергән.
Өстенлекле чит ил продукциясен сатып алуны ташламалы кредитлау буенча махсус программа май аенда эшләтеп җибәрелде. Аның ярдәмендә импортерлар ҮБ ның төп ставкасыннан 30 % тан да артмаган ставка белән кредит алырга мөмкин – хәзер бу 5,8 % ка якын. Шул ук вакытта банкларга аерма федераль бюджеттан субсидияләр хисабына компенсацияләнә. Мондый максатларга хөкүмәт элек 37 млрд сумнан артык акча биргән.
Импортерларның нинди срок белән акча алырга мөмкин икәнлеге займның максатларына бәйле. Чимал һәм комплектлау материаллары өчен ташламалы ставка бер ел гамәлдә булачак, җиһазлар һәм җитештерү чаралары өчен – өч ел.