Уникаль импортны алмаштыру җиһазлары җитештерүче Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәмен алды

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды җитәкчелеге югары технологияле инновацион җиһазлар эшләү белән шөгыльләнүче Казан предприятиесендә булды. Компания заем финанславын җәлеп иткән һәм Фондның 2,5 млн сумлык поручительлегеннән файдаланган.

«Ферри Ватт» ҖЧҖ 30 елдан артык эшләү дәверендә 150 дән артык уникаль вакуум җиһазы булдырган, аларның кайберләренең дөньяда тиңдәшләре юк. Компаниянең хәл ителә торган бурычлары спектрында төрле ысуллар белән капламалар төшерү, сублимация, вакуумлы киптерү, монокристаллар үстерү, вакуумда сеңдерү, инфузия, сынау вакуумлы камералары һ.б. лар бар.

Санкция басымы шартларында «Ферри Ватт» ҖЧҖ импортны алмаштыру базарына чыга. Хәзерге вакытта «Ферри Ватт» ҖЧҖ ндә «Аэрокомпозит» АҖ белән МС-21 самолетының композит канатын булдыру өчен җиһазлар эшләү турында килешү төзелгән. «РосАтом» дәүләт корпорациясе һәм «НИИ НПО «ЛУЧ» АҖ өчен компания космик стационар станцияләр элементларын бастыру өчен 3D-принтер төзи. «Чепецк механика заводы» АҖ «РосАтом» ДК белән берлектә предприятиедән атом техникасы эшләнмәләренең цирконий тышчаларына хром өслек төшерү өчен тәҗрибә-сәнәгать җайланмасына заказ биргән.

«Ферри Ватт» ҖЧҖ , шартнамәләр буенча йөкләмәләрне үтәү, тәэминатчылар һәм хезмәткәрләре белән исәп-хисап ясау өчен, банкка 5 млн сум күләмендә заем финанславы сорап мөрәҗәгать иткән. Компания кредит буенча залог бирә алмады, бу мәсьәләдә Гарантия фонды ярдәм күрсәтте, ул «КУЭ Корпорациясе» АҖ нең кабат андеррайтингсыз механизмы буенча 2,5 млн сум күләмендә поручительлек бирде.

Ярдәм партнер-банкның кредит рискын бәяләү нигезендә бурычка алучының кредит түләү сәләтлелегенә өстәмә анализ ясамыйча гамәлгә ашырыла. Бу продукт буенча республика Гарантия фонды поручительлегенең иң югары суммасы 25 млн сум тәшкил итә. Шул ук вакытта бирелгән поручительлек өчен комиссия түләве, сәүдә предприятиеләреннән тыш, поручительлекнең гамәлдә булган бөтен вакыты өчен еллык 0,75 % тәшкил итә.

Гариза бирергә һәм поручительлек бирү шартлары турында түләүсез консультацияне Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында яисә +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннарына шалтыратып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International