1 июньгә, ел башы белән чагыштырганда, сәнәгать паркларында эшләүчеләр саны 4 246 кешегә артты, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырган киңәшмәдә.
Аның сүзләренә караганда, Казанда һәм Чаллыда урнашкан сәнәгать паркларында – 1800 кешегә, муниципаль районнарда 2 446 кешегә күбрәк эшли башлаган.
Эш белән тәэмин итүчеләр саны артуга, шул исәптән, Тулылыгы 70 % тан ким булган сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе кысаларында резидентларга күрсәтелә торган ярдәм чараларын гамәлгә ашыру да булышкан. Ул салым ташламалары бирүне, электр энергиясенә чыгымнарны субсидияләүне, поручительлекләр һәм ташламалы кредитлар бирүне күздә тота.