Кичә «Минем бизнес» үзәгендә Татарстан Икътисад министрлыгы җитәкчелеге икътисад министрының беренче урынбасары Юрий Чеботарь җитәкчелегендә Беларусь Республикасы делегациясен кабул итте. Эшлекле визитның темасы Татарстанның преференциаль территорияләрен үстерү тәҗрибәсе, шулай ук экспорт потенциалын арттыру һәм якларның хезмәттәшлеген алга таба ныгыту булды.
Бүген Беларусь Республикасы Икътисад министрлыгы алдында илнең һәр районында сәнәгать парклары булдыру һәм эчке инвестицияләрне җәлеп итү буенча өстенлекле бурыч тора. Юрий Чеботарь билгеләп үткәнчә, Россия һәм Беларусьның икътисад һәм сәнәгать структуралары охшаш, шуңа күрә эшчәнлеге туктатылып торган инженерлык һәм җитештерү куәтләрен реконструкцияләү, кирәкле норматив-хокукый база булдыру, дәүләт ярдәме чаралары линейкасын формалаштыру буенча Татарстан компетенцияләре илгә куелган бурычны тормышка ашыруда ярдәм итә алачак.
Очрашуны Татарстан икътисад министры урынбасары Динар Шакиров ачты. Ул регионның икътисади потенциалы һәм инвесторлар өчен җәлеп итүчәнлеге, преференциаль территорияләрне үстерү һәм резидентлар өчен гамәлдәге ташламалар турында сөйләде.
ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин инфраструктур ярдәм күрсәтү объектларын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез, Милли рейтинг нәтиҗәләрен игълан итү вакытында Андрей Белоусов билгеләп үткәнчә, Татарстанда бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы югары үсеш алган, анда Татарстанның кече һәм урта предприятиеләрендә мәшгульләрнең гомуми санында эш урыннары өлеше ил буенча тулаем алгандагыга караганда 10 тапкыр диярлек артыграк – 25%.
Рөстәм Сибгатуллин мондый күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирүче гамәлгә ашырыла торган идарә итү инициативаларына һәм карарларга җентекләп тукталды. Аерым алганда, сәнәгать парклары резидентларына һәм идарәче компанияләренә ярдәм итүнең республика һәм федераль дәрәҗәдә кабул ителгән чараларына, территорияләрне үстерүгә ярдәм итә торган хокукый һәм законнар базасын формалаштыруга, инженерлык объектларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү тәҗрибәсенә тукталды.
«Без республикада төрле шартлар, ихтыяҗларын исәпкә алып, төрле инвесторлар өчен ташламалар белән төрле инженерлык инфраструктурасы, төрле мәйданчыклар булдырабыз. Безнең өчен бу, беренче чиратта, сәнәгать һәм бизнесны үстерү, яңа җитештерү чылбырларын формалаштыру коралы. Депрессияләнгән территорияләрдә эшлекле активлыкны арттыру хисабына без яңа эш урыннары булдырабыз, шуның белән читкә чыгып эшләүчеләр миграциясен киметәбез», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары.
Ул шулай ук республика Сәнәгать паркларын үстерү концепциясен һәм гамәлдәге федераль ярдәм программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде, аерым алганда, индустрия парклары һәм технопарклар инфраструктурасын булдыруга киткән чыгымнарны, аларның резидентлары формалаштыра торган салым түләүләрен чигерү хисабына, кайтаруга субсидияләр бирү механизмы турында сөйләде.
Очрашуның тагын бер темасы – илләр арасында, шул исәптән экспорт үсеше исәбенә, товар әйләнешен үстерү. Яклар экспортерларга үзара ярдәм итү һәм сәүдә партнерларын эзләүдә булышу турында килештеләр.