Агымдагы елның 1 июненә хәл буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны ел башыннан 6353 КУЭ субъектына арткан. Ел башына үсеш темпы 104 % тәшкил итә. Шулай итеп, хәзерге көндә Татарстанда 166 765 эшкуар исәпләнә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Министр билгеләп үткәнчә, үзмәшгульләрне исәпкә алмыйча, кече һәм урта бизнеста мәшгульләр саны агымдагы ел башы дәрәҗәсендә сакланып калган һәм 610 317 кеше тәшкил итә.
«Кече һәм урта бизнеста мәшгульлекне саклауны тәэмин итә торган төп факторлар: беренчесе –республиканың сәнәгать паркларын алга таба үстерү; икенчесе – финанс һәм финанс булмаган ярдәмнең федераль һәм республика дәрәҗәсендә кризиска каршы чараларын максималь рәвештә куллану; өченче фактор –җитештерелә торган продукцияне сату базарын киңәйтү», – дип билгеләп үтте министр.
Министр искәрткәнчә, хәзер республика кризиска каршы программалары буенча еллык максималь ставка 5,5 % тәшкил итә.
Финанс программалары буенча атна эчендә 112 млн сумлык 39 гариза бирелгән, 89,8 млн сумлык 26 гариза хупланган.
Эшкуарларны турыдан-туры булмаган финанс ярдәме чараларына җәлеп итү өлешендә эшкуарлар тарафыннан атна эчендә 359 гариза бирелгән. Аерым алганда, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган эшкуарларга ярдәм итү буенча 37 чара алырга мөмкин. Монда халыкара һәм Россия электрон сәүдә мәйданчыкларында продукция урнаштыру; Бортник фонды, Моношәһәрләр фонды һәм башка федераль программаларда катнашу өчен кирәкле бизнес-планнар әзерләү; Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашу; ММЧ һәм социаль челтәрләрдә бизнес өчен мәгълүмати кампания үткәрү; продукцияне сертификацияләү һ.б. керә.