Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 198 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән. Ел башыннан үсеш 29 меңнән артык үзмәшгуль кеше тәшкил итте, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә.
Агымдагы ел башыннан үзмәшгульләр 12,9 млрд сумнан артык табыш «декларацияләгән», ә эксперимент башланганнан бирле үзмәшгульләр тарафыннан алынган табыш барлыгы 53,5 млрд сумнан артып киткән. Түләнгән салымның гомуми суммасы 2 млрд сумнан артык.
Республикада үзмәшгульләргә төрле ярдәм чаралары күрсәтелә. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан даими нигездә үзмәшгульләр продукциясе күргәзмәләре һәм ярминкәләре уздырыла, алар анда үз товарларын сата.
Агымдагы елда Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм башка муниципаль берәмлекләрдә 15 күргәзмә-ярминкә чарасы оештырылган, аларда 1,5 мең үзмәшгуль кеше катнашкан.
«Агымдагы ел ахырына кадәр муниципалитетларга даими рәвештә төрле мәдәни-массакүләм чаралар уздырганда шундый ук ярминкәләр планлаштырырга һәм үткәрергә кирәк», – дип ассызыклады министр.
Моннан тыш, Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан үзмәшгульләрне электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру буенча хезмәт күрсәтелә. Ел башыннан алардан 300 дән артык үзмәшгуль граждан файдаланган.
Шулай ук үзмәшгуль гражданнар өчен еллык 5,5 % ставка белән ташламалы микрозаймнар бирелә. Агымдагы елда 112 үзмәшгуль әлеге ярдәмне алды.