ВЭБ.РФ төркеме Татарстанда яңа завод төзүне финанслый

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Моношәһәрләрне үстерү фонды ( ВЭБ.РФ төркеме) Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә суыткыч җиһазларын җитештерү буенча акыллы завод төзүгә 250 млн сум күләмендә процентсыз займ бирәчәк. Инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча шәһәр икътисадына 4,5 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителәчәк, 800 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Гомуми мәйданы 34 мең кв. м булган яңа заводта суыту-катыру җиһазлары, шул исәптән вертикаль катыру җиһазлары, ларлар һәм суыткычлар җитештерү планлаштырылган. «ХАИР» ҖЧҖ компаниясе тулы проект куәтенә чыкканнан соң, елына 500 мең суыту-катыру җиһазлары җитештерәчәк.

«Тиздән Чаллыда Кытай Haier компаниясенең заманча суыту-катыру җиһазларын җитештерү буенча яңа завод барлыкка киләчәк. Бүген Сунь Чжэньхуа әфәнде белән предприятиегә процентсыз займ бирү турында килешүгә кул куйдылар. Бу халыкара дәрәҗәдәге проект, ул 800 дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип шәрехләде килешүгә кул куюны ВЭБ.РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры, РФ.МОНОШӘҺӘРЛӘРЕ  генераль директоры Ирина Макиева.

«Россия Федерациясе территориясендә Haier компаниясе бүгенге көндә билгеләнгән инвестиция программасын үтәүне дәвам итә. Займ алу инвестиция программасында каралган яңа проект буенча төзү-монтаж эшләрен вакытында башкарырга мөмкинлек бирәчәк», – дип уртаклашты «ХАИР» ҖЧҖ генераль директоры Сунь Чжэньхуа.

Белешмә өчен: «ХАИР» ҖЧҖ Haier (Кытай) компанияләре төркеменә керә. Haier корпорациясенә 1984 елда нигез салынган, югары технологияле техника җитештерүче дөньядагы иң эреләрдән санала. 96 модель рәте һәм 15 000 продукция моделе тәкъдим итә: LCD-телевизорлар һәм плазмалы панельләреннән башлап кер юу машиналарына һәм суыткычларга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International