Кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесы 1,5 млрд сум ташламалы финанс ярдәме алды

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.  Республика эшкуарлары өчен ташламалы финанслау иң популяр һәм кирәкле продукт булып кала, аның күләме 2022 елда 2021 ел күрсәткечләреннән ярты миллиард сумга артып, 1,5 миллиард сум тәшкил иткән.

Узган ел Фонд тарафыннан эшкуарлыкка ярдәм берничә юнәлеш буенча башкарылды:

- ташламалы финанслау;

- эшкуарлар өчен Россия һәм чит ил базарларына кагылышлы комплекслы хезмәтләр;

- бизнесның актуаль һәм кирәкле юнәлешләре буенча укыту программалары.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды республика бизнесменнарына ташламалы шартларда 0,1 дән 5,5 % ка кадәр ставка белән 3 елга кадәр 1,5 млрд сумлык 777 микрозаем бирде. Өлешчә мобилизацияләүгә бәйле хәрби хезмәткә чакырылган очракта, килешүне озайту мөмкинлеге белән 5 млн сумга кадәр микрозаемнар эшкуарлык эшчәнлегенең барлык өлкәләрен – социаль эшкуарларны, экспортерларны, үзмәшгульләрне, фермерларны, җитештерү предприятиеләрен һәм башкаларны колачлый.

Узган ел Фондның «Минем бизнес» үзәге Татарстан эшкуарларына һәм үзмәшгульләренә 44 меңнән артык хезмәт күрсәткән. Бу-республика бизнесының тиешле таләпләренә туры килгән түләүсез хезмәтләр пакетын формалаштыру ярдәмендә ирешелгән рекордлы күрсәткеч. Татарстанда эшкуарлар өчен продуктларын, товарларын яки хезмәтләрен танытуда һәм үстерүдә, бизнес-планнар эшләүдә, онлайн-танытуда, электрон-сәүдә мәйданчыкларында һәм социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтүдә, мастер-класслар үткәрүдә, шул исәптән үзмәшгульләр өчен, төрле акселерация программаларында, продукцияне сату өчен ярминкәләрдә, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә күргәзмәләрдә катнашуда ярдәм итү буенча хезмәтләр күрсәтелде. 

Татарстан – РФ КУЭның Цифрлы платформасында эшкуарлар алган хезмәтләр саны буенча алдынгы Республика эшкуарларыннан һәм үзмәшгульләреннән хезмәт күрсәтүгә 13 меңнән артык гариза электрон рәвештә РФ.КУЭның Цифрлы платформасы аша килгән. 

Экспортка ярдәм итү үзәге якынча 570 предприятиегә тышкы базарларга чыгу белән бәйле хезмәтләр күрсәткән. Республика эшкуарлары үз тәкъдимнәрен Якын Көнчыгыш Һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең дустанә илләренә юнәлтте.  Татарстанның 62 предприятиесе дәүләт ярдәме белән 30 халыкара күргәзмәдә үз продукциясен тәкъдим итте.

2022 елда бөтен республика буенча үзмәшгульләр продукциясе һәм хезмәт күрсәтүләре ярминкәләре узды. Аларда республиканың 1,3 мең үзмәшгуль кешесе катнашты. Ярдәм җиһазландырылган сәүдә урынын бушлай бирүдән гыйбарәт иде. Быел ярминкәләрдә үзмәшгуль татарстанлылар барлыгы 30 млн сумлык үз продукцияләрен саткан.

Бизнеска мәгълүмати ярдәмне бәяләүне арттыру өчен, Татарстанда хезмәт күрсәтүләрнең составын һәм сыйфатын эшкуарларның ихтыяҗларына карап көйләргә мөмкинлек бирә торган NPS-система (кире элемтә җыю системасы) кертелгән. Инде бүген, бизнес мөрәҗәгатьләре нигезендә, белем бирү программалары исемлеге актуальләштерелде һәм персональләштерелде. Сүз яшь һәм социаль эшкуарлар өчен укыту чаралары, хатын-кызлар эшкуарлыгы, шулай ук маркетплейсларда продукция сату турында бара.  2022 елда 50 белем бирү чарасы үткәрелде, аларда 15 меңнән артык кеше катнашты.

Әлеге ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

Бизнеска һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча программалар турында «Минем бизнес» үзәге телефоны +7 (843) 524-90-90 аша консультация алырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International