ВЭБ.РФ Зеленодольскида инфраструктура төзиячәк

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

ВЭБ.РФ Татарстан Республикасының Зеленодольскидагы төбәкара мультимодаль логистика үзәгенә 600 млн сумлык инфраструктура объектларын төзүне финанслаячак. Сәнәгать паркы территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча моношәһәр икътисадына 7 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителәчәк, 1,5 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак.

Хезмәттәшлек турындагы килешүне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ВЭБ.РФның шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева имзалады.

ВЭБ.РФ акчалары хисабына Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгенә инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектлары төзеләчәк, аңа шулай ук «АКСА» компаниясенең инерт материаллар җитештерүе, «Зөя-ашлык продукты» ҖЧҖ компаниясе элеваторы, «Зеленодольск крахмал заводы», «Зөя алюминий эретмәләре заводы», «Альянс» компаниясенең сәнәгать комплексы һәм фулфилмент – KazanExpress үзәге һәм башкалар кушылачак.

Инфраструктура объектларын төзүнең гомуми бәясе 1,4 млрд сумнан артып китә. Аны 2024 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International