«Татарстан Республикасының иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителде

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы башланып китте, ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе тарафыннан үткәрелә. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы 120 Территориаль иҗтимагый үзидарә билгеләнәчәк, алар район халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга – территорияне төзекләндерүгә, балалар һәм спорт мәйданчыкларын урнаштыруга һәм башкаларга грантлар ала алачаклар.   

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе президиумының 2022 елның 28 декабрендәге ПР-73-1 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турында Нигезләмә нигезендә «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы (алга таба – Конкурс) игълан ителә.

Конкурс 2 этапта үткәрелә, аның кысаларында Территориаль иҗтимагый үзидарәнең 2022 елгы эшчәнлеге бәяләнә.

I этап – муниципаль этап – муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә. Гаризалар кабул итү вакыты: 2023 елның 16 – 27 гыйнвары.

II этап – республика этабы – конкурсны уздыру буенча конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Гаризалар кабул итү вакыты: 2023 елның 6 – 17 феврале.

Гаризалар кабул итү урыны: Казан шәһ., Батурин ур., 7а йорты, 140 каб.

Кабул итү вакыты: 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр

Почта адресы: 420111, Казан шәһ., Батурин ур., 7а

Эл.адрес: Mustafin.Dinar@tatar.ru

Элемтә өчен телефоннар:

Столяров Сергей Николаевич                                              8(843) 293-60-24

Мостафин Динар Данил улы                                               8 (843) 292-22-10

Белешмә: Территориаль иҗтимагый үзидарә – яшәү урыны буенча җирлек территориясенең бер өлешендә гражданнарның үзидарәсен оештыру. Территориаль иҗтимагый үзидарәне булдыруның максаты – гражданнарның җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча үз инициативаларын мөстәкыйль һәм үз җаваплылыгы белән гамәлгә ашыруы. Бүгенгә Татарстан Республикасында 459 Территориаль иҗтимагый үзидарә булдырылган. 

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау, спорт һәм мәдәни-массакүләм чаралар уздыру, гражданнарның социаль яклауга мохтаҗ категорияләренә ярдәм итү, Территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге территорияләрен төзекләндерү һәм иминлеген тәэмин итү, шулай ук аларның эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту кебек критерийлар буенча аларның эш нәтиҗәләрен бәяләү нигезендә республика бюджетыннан грантлар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International