Татарстанда агымдагы елның июленнән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын (АУСН) керттеләр, шушы чор эчендә аңа республиканың 434 эшкуары күчте. Шулай ук 2027 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк яңа салым режимын билгеләү буенча экспериментта Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре дә катнаша.
Яңа салым режимы аңа күчкәндә берничә шартка (2022 елның 25 февралендәге 17-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясындагы 1, 2 пункты) туры килергә тиеш булган кече бизнеска исәпләнгән. Алар арасында: оешмаларда яки шәхси эшкуарларда штат саны –биш кешедән, ә еллык керем 60 млн сумнан артмаска тиеш, салым түләүчеләр башка салым салу режимын кулланырга тиеш түгел һ.б.
АУСНның төп өстенлекләре арасында түбәндәгеләр бар: гомуми режим белән чагыштырганда түбән салым йөкләнеше; мәҗбүри пенсия, социаль һәм медицина иминиятенә иминият взносларын түләү зарурлыгы булмау; тиешле салым салу объектын сайлап алу мөмкинлеге: «керемнәр» – 8 %, «чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр» объектында – 20 %; хисаплылыкның иң аз күләмдә булуы.
2022 елның 1 июленнән яңа салым режимын, Россия Федераль салым хезмәтенең вәкаләтле банклары исемлегеннән аларның счеты ачылган банк аша яисә салым түләүченең шәхси кабинеты аша, сайланган салым салу объектын күрсәтеп, исәпкә кую датасыннан 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча, күчү турында тиешле хәбәрнамә биреп, яңа теркәлгән оешмалар һәм шәхси эшкуарлар куллана алачак.
Калганнар өчен махсус режим 2023 елның 1 гыйнварыннан керәчәк. Салым органына да шулай ук вәкаләтле кредит оешмасының интернет-банкы яки шәхси кабинет аша 2022 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә кирәк булачак. Әмма әлеге дата ял көненә туры килү сәбәпле, вакыт киләсе эш көненә, ягъни 2023 елның 9 гыйнварына күчерелә.
АУСН буенча салым чоры бер ай дип таныла. Салым ставкалары сайланган салым салу объектына бәйле: «керемнәр» объектында – 8 %, «чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр» объектында – 20 %. Салым түләү вакыты: узган айдан соң килүче айның 25 нче числосыннан да соңга калмыйча.
Яңа салым режимының эш механизмы турында тулырак мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең «АвтоУСН» сайтындагы биттән белергә була.