Татарстанның Гарантия фонды республика бизнесына 3,7 млрд сумлык поручительлек бирде

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы ТР Гарантия фонды 2022 елда кече һәм урта бизнеска 3,7 млрд сумлык 668 поручительлек бирде. 2021 ел белән чагыштырганда, бирелгән поручительлекләрнең саны – 65 % ка, ә бирелгән поручительлекләрнең суммасы 105 % ка арткан. 

Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге белән җәлеп ителгән кредитларның гомуми күләме 9,9 млрд сум тәшкил итә. 

Исегезгә төшерәбез: Фонд эшчәнлеге предметы булып, Фонд партнерлары бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма кредит алу өчен залог белән тәэмин ителмәгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар йөкләмәләре буенча поручительлекләр бирү тора.

Санкция басымы шартларында кредитны тәэмин итү өчен үз акчалары булмаган эшкуарларга ярдәм итү өчен эшләнгән «Ярдәм – 2022» ташламалы продукты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы төбәк Гарантия фонды 2,1 млрд сумга 369 компания өчен поручитель булды. «Ярдәм – 2022» продукты буенча поручительлекнең иң югары суммасы 70 млн сум тәшкил итә. Шул ук вакытта кызыксындыру буенча ставка иң түбән күрсәткечкә – 0,5 % ка кадәр киметелгән, шулай ук беренче 6 айга акчалата түләүне кичектереп тору мөмкинлеге каралган. 

Бүгенгә Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан 45 банк, 5 лизинг компаниясе һәм 4 үсеш институты белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде. 

Гариза бирергә, үз бизнесыңның гарантия ярдәме алу шартларына туры килүен тикшерергә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International