Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «Теләкләр чыршысы» хәйрия проектында катнашып, баланың теләген тормышка ашырды.
Казаннан 4 яшьлек Александр Серков агачтан эшләнгән балалар тимер юлы җыелмасын алды.
«Сабыйларның хыяллары һичшиксез үтәлергә тиеш», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.