ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

8-9 декабрьдә Санкт-Петербургта «Яңа модельдә проектлар белән идарә итү» проект офисларының стратегик сессиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина катнашты. 

Татарстан Республикасында контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге реформасын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы кысаларында Контроль төрләренең бердәм реестрына контроль (күзәтчелек) объектларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

Республика икътисады үсешен тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга багышланган Хөкүмәт утырышында сөйләде.


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бизнесның ярдәм чараларында катнашуын Икътисад министрлыгында эшче төркем утырышында карадылар

Инде 150 электрон сәүдә мәйданчыгы «Минем экспорт» федераль платформасында маркетплейслар сайлау сервисын анализлый. Гамәлдәге яки эш башлаучы экспортер соравы буенча, ул мәйданчыкларны 30 параметр буенча өйрәнә һәм чит илләргә сату өчен туры килә торган иң кулаен сайлый.


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Эшкуар йортында Татарстан Республикасында «Елның иң яхшы социаль проекты» Бөтенроссия социаль эшкуарлык өлкәсе проектлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомство учреждениеләре хезмәткәрләре өчен ришвәтчелеккә каршы тематикага белем бирү семинары узды. Чараны Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Венера Садыйкова ачты.

15 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге Казан шәһәре прокуратурасы белән берлектә эшкуарлык эшчәнлеген җайга салу белән бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен түгәрәк өстәл оештыра.


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министрлыклар, ведомстволар, хакимият органнары, муниципаль берәмлекләр, кредит оешмалары вәкилләре катнашында эшче төркем утырышында өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә федераль ярдәм чараларында катнашу эшен оештыру, инвестиция эшчәнлеген активлаштыруга һәм Татарстан Республикасында мәшгульлеккә ярдәм итү мәсьәләләрен карадылар.

Ел саен товар базарларында көндәшлек торышына һәм үсешенә мониторинг үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төбәк һәм муниципаль базарларда товар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр фикерләре буенча сораштыру үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International