2 мартта ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәгендә республиканың эшкуарлары һәм үзмәшгульләре өчен «Бизнесны үстерүгә акчаларны каян алырга, финанс агымнарын ничек булдырырга һәм идарә итүгә» дигән темага бушлай тренинг узачак. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үтә.
Тренинг спикерлары:
• Нина Миронова – «Минем бизнес» үзәгенең бизнес-тренеры, «КУЭ» корпорациясе» акционерлык җәмгыятенең сертификацияләнгән тренеры;
• Наталья Орлова - бизнес-тренер, эшләүче эшкуар, 30 дан артык акселератор трекеры.
Экспертлар бизнеска ярдәм итүнең төбәк чаралары, шәхси финанслар һәм бизнес өчен финанслар, керемнәрне һәм чыгымнарны планлаштыру, бизнес-модельләр, финанс һәм идарә хисаплары, шулай ук финанс планы һәм төп метрика турында сөйләячәкләр. Тренингта шулай ук эшнең практик өлеше – үз эшенең күрсәткечләрен исәпләү дә булачак. Чакырылган спикерлар файдалы кораллар һәм башка карарлары белән дә уртаклашачаклар, бу эшкуарларга вакытны кыскартачак һәм саннар һәм кыйммәтләр аша бизнес белән идарә итәргә булышачак.
Белем бирү тренингы 10.00 сәгатьтә башланачак, адресы: Казан шәһ., Петербург ур., 28, 3 кат, «Алафузов» залы.
Тренинг ике форматта узачак. Спикерлар 30 минутны теоретик өлешкә багышлаячак, 90 минут интенсивка багышланачак – тренер кул астында индивидуаль күрсәткечләрне исәпләү планлаштырыла, калган 60 минут саннарда үсеш стратегиясенә кагылачак.
Гаризаны РФКУЭның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә бирергә кирәк, «Минем бизнес» үзәгенең укыту чараларына язылу» хезмәте, «Финанс ярдәме – 2023 елның 2 марты» укыту курсы. Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесы өчен чаралар турында күбрәк «Минем бизнес» төбәк үзәгенең рәсми сайтында, шулай ук +7 (843) 524-90-90 кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының максаты – бизнесны үстерүнең барлык этапларында – старт идеясеннән алып экспортка чыгуга кадәр ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар 2019 елда башланды.