Татарстан студентларына «Студентлар стартабы» бәйгесе турында сөйләделәр

2023 елның 3 марты, җомга

Казан дәүләт энергетика университеты студентларына «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты максатларында оештырылган «Студентлар стартабы» бәйгесендә үз эшен гамәлгә ашыру өчен грант алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Лекцияне Татарстан Республикасында Инновацияләргә ярдәм итү фондының төбәк вәкиле, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының генераль директоры Айдар Салихов үткәрде. 

Исегезгә төшерәбез: «Студентлар стартабы» бәйгесендә җиңүчеләр Инновацияләргә ярдәм фондыннан проектны үстерүгә 1000 000 сум ала. Бәйге үз фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләре нигезендә коммерцияләштерү потенциалы булган яңа товар, эшләнмә, технология яки хезмәт эшләргә әзер бакалавриат, специалитет, магистратура яки аспирантура студентлары өчен уздырыла.

Проектлар цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химик технологияләр, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклау энергетикасы, креатив индустрия кебек юнәлешләр буенча бәяләнә.

«Студентлар стартабы» бәйгесенә гаризалар кабул итү 2023 елның 3 апрелендә 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) төгәлләнәчәк. Тулырак мәгълүмат бәйге битендә урнаштырылган:https://fasie.ru/studstartup/

«Студентлар стартабы» программасы студентларга үз стартапларын тәкъдир итү рәвешендә чыгарылыш квалификация эшләрен әзерләү һәм яклау мөмкинлеге бирә. Алга таба уңышлы кейслар икътисадның реаль секторына кертелергә мөмкин.

Инновацияләргә ярдәм итү фондының төбәк вәкиллеге 2022 елдан «Минем бизнес» үзәге базасында эшли. Бәйгедә катнашу һәм гран алу турында сораулар буенча «Минем бизнес» үзәгендә Фондның Татарстан Республикасы буенча төбәк вәкиленә, (843)222-90-60, өст. 280, 129 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International