Татарстан укучылары АгроНТРИ-2023 Бөтенроссия бәйгесендә катнаша ала

2023 елның 3 марты, җомга

Инновацияләргә ярдәм итү фонды «Агросәнәгать комплексы һәм балыкчылык белем бирү учреждениеләре ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән, авыл мәктәпләре укучылары өчен Бөтенроссия АгроНТРИ-2023 бәйгесенең яңа сезонын ачты. Бәйге авыл укучыларында эшкуарлык һәм лидерлык компетенцияләрен үстерүгә ярдәм итә, бу исә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының максатларына туры килә. 

Бәйге авыл җирлегеннән һәм кече шәһәрләрдән балаларны һәм яшьләрне авыл хуҗалыгы технологияләре өлкәсендәге проект-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү өчен тормышка ашырыла.

«АгроНТРИ-2023» Бөтенроссия бәйгесендә катнашу укучыларга аграр югары уку йортларында БДИга өстәмә баллар алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Инновацияләргә ярдәм итү фондыннан һәм Агровузлар ассоциациясеннән бүләк материаллары (сертификатлар, дипломнар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр), шулай ук «Артек» балалар сәламәтләндерү лагерена юлламалар көтә. Видеороликлар бәйгесендә катнашучыларга 10 000 сумга кадәр сертификат оту мөмкинлеге бирелә.

2023 елның 4-17 апрелендә читтән торып төбәк этабы уздырыла, 2023 елның май-июнь айларында – төбәк көндезге этаплар, 2023 елның сентябрендә – бәйгенең финал этаплары, 2023 елның ноябрь-декабрь айларында йомгаклау конференциясе узачак.

Катнашучыларны теркәү 2023 елның 21 февраленнән 2 апреленә кадәр https://kids.agronti.ru/#rec416184053 рәсми сайтында уза.  Сорауларны +7 (499) 348-13-18 телефоны аша, «ВКонтакте»да https://vk.com/agronti.kids һәм «Телеграм»да https://t.me/agronti бирергә мөмкин. Гариза бирү турында сораулар буенча «Минем бизнес» үзәгендә Фондның Татарстан Республикасы буенча төбәк вәкиленә, (843)222-90-60, өст. 280 яки 129 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International