Татарстан бизнесы креатив индустрияләр өлкәсеннән үз проектларын эшләтеп җибәрүгә грантлар ала алачак

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Президентның мәдәни инициативалар фонды «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмалардан, коммерцияле һәм муниципаль оешмалардан, шулай ук шәхси эшкуарлардан грант алуга бәйге гаризаларын кабул итүне дәвам итә. Грант ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.

Бәйге креатив индустрия эшкуарларына уникаль продукт булдыру яки өстәмә финанслау аша үсеп килүче проектка этәргеч бирү мөмкинлеген бирә.

Грант бәйгенең гомуми фонды 4 млрд сум тәшкил итә.

Бәйгедә барлыгы тугыз тематик юнәлеше каралган. Бу әдәбият һәм нәшер итү, музыка һәм саунд-дизайн, архитектура һәм урбанистика, мода, яңа медиа, мультимедиа технологияләре, шулай ук кино, театр, уен өлкәләрендә стартаплар булырга мөмкин.

Документларны кабул итү 20 мартка кадәр фондкультурныхинициатив.рф порталында ачык.

Проект 2023 елның 1 августыннан соң (иртәрәк түгел) гамәлгә ашыра башланырга, ә 2024 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

Грант бирү турында тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» төбәк үзәгендә 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International