Беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкләгән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Инновацияләргә ярдәм итү фондының «Коммерцияләштерү» программасында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Программа буенча 30 млн сумга кадәр грантны үз производствосын эшләтеп җибәрергә яки киңәйтергә планлаштырган кече предприятие ала алачак.
Конкурс инновацион продукция җитештерүне киңәйтү өчен проектларга, шул исәптән эре бизнес бурычларына да ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 30 млн сумга кадәр грантны эшкуарлар грант суммасының кимендә 50 % ты күләмендә үз яки җәлеп ителгән акчалары хисабына финанслашу шартларында алырга мөмкин.
Конкурста кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрында «Микропредприятие» яки «Кече предприятие» категорияләренә керә торган, җитәкчесенең Фонд белән ачык шартнамәләре булмаган Россия компаниясе катнаша ала. Конкурс шартлары буенча эшләрне башкару вакыты – 12 ай. Катнашу өчен гаризаны 2023 елның 17 апрелендә Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин.
Шулай ук «Кече һәм урта эшуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Старт-СОПР» конкурсы буенча гаризалар кабул итү бара. Аның шартлары буенча 4 млн сумга кадәр грантны социаль эшкуарлык, спорт, экология, шәһәр тирәлеген үстерү өлкәләрендә проектларны гамәлгә ашырырга планлаштырган физик затлар һәм кече предприятиеләр ала ала. «Старт-СОПР» программасында катнашучылар өчен фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару вакыты 12 ай тәшкил итә. Проектларны гамәлгә ашыру өчен «Минем бизнес» үзәкләренең ярдәм чараларын кулланучы гариза бирүчегә өстенлек биреләчәк.
Инновацияләргә ярдәм итү фонды сайтында грант конкурслары турында тулырак мәгълүмат алырга һәм катнашуга гаризалар бирергә мөмкин. Шулай ук гариза бирү турында сораулар буенча һәрвакыт «Минем бизнес» үзәгендә Фондның Татарстан Республикасы буенча төбәк вәкиленә, (843)222-90-60, өст. 280 яки 129 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.