Татарстан экспортчыларына таможня законнары таләпләре турында сөйләячәкләр

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 6 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге бизнес өчен таможня законнарының төп таләпләре турында вебинар үткәрәчәк.

Вебинарда Татарстан таможнясы вәкилләре таможня законнарының үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, эшкуарларның спикерларга практик сораулар бирү мөмкинлеге булачак.

Вебинар 6 мартта, дүшәмбе көнне 10.00 сәгатьтә узачак.

Вебинарда катнашу өчен,https://forms.gle/5dxwHjCyEdQvC1KA8сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк.

Элемтә өчен: Овсянникова Яна: +7 (843) 222-90-60 (доб. 272), Ханов Тимур: +7 (843) 222-90-60 (доб.279) яки +7 (987) 270-06-91.

Моннан тыш, республиканың экспорт юнәлешле эшкуарлары ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондына түбәндәге хезмәтләр буенча мөрәҗәгать итә алалар:

  • Күргәзмәләрдә катнашуны финанслау
  • Чит ил базарларында чит ил сатып алучысын эзләү һәм сайлау
  • Халыкара сертификатлауны финанслау һәм башкалар.

Исегезгә төшерәбез: төбәктә эшкуарларга ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә. Илкүләм проектның кураторы – Россия Федерациясе беренче вице-премьеры Андрей Белоусов.

Кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында экспортка ничек чыгу турында «Минем бизнес» үзәге белгечләре кайнар линия телефоны 8(843)524-90-90 буенча сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International