28 февральдә Татарстан башкаласында «Мәктәп бизнес-старты» республика проекты кысаларында бизнес-кейслар чемпионатының чираттагы көндезге этабы узды. Анда республиканың төрле почмакларыннан – Казан, Чаллы, Кама Аланы, Менделеевск, Минзәләдән 60 ка якын яшь эшкуар катнашты. Исегезгә төшерәбез: чемпионатның беренче туры Татарстан Республикасының 29 мәктәбеннән 330 бала – 33 мәктәп компанияләре өчен онлайн режимда узды.
Бизнес-кейслар чемпионатында экспертлар ролендә хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануын оештыру һәм интернетта таныту өлкәсендә эшләүче Казан эшкуарлары булды. Алар мәктәп укучыларына практик биремнәрне үтәргә тәкъдим иттеләр (барлык кейслар – чынбарлык тормыштан алынган), шулай ук үз бизнесларын ничек төзүләре турында сөйләделәр. Чемпионатта катнашучы балалар аларга киләчәктә эшкуарлыкта яхшырак ориентлашырга һәм бизнеста үз юлын табарга ярдәм итә торган китаплар бүләк иттеләр.
Укучыларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны үстерү департаментының Эшкуарлыкны үстерү идарәсе башлыгы Мария Суховасәламләде.
«Бүген Татарстанда кече һәм урта бизнес өлкәсендә 800 меңнән артык кеше эшли. Кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләр санын арттыру «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының төп максаты булып тора, «Мәктәп бизнес-старты» республика программасы да аның кысаларында гамәлгә ашырыла», – дип хәбәр итте ул.
Мария Сухова 2022 елда Хөкүмәткә юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә, шул исәптән авыл җирлегендә дә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклавын билгеләп үтте. Бу бурычларны гамәлгә ашыру өчен, Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы белән «Мәктәп бизнес-старты» проекты булдырылды.
«Методология эшләнде, укытучылар өйрәтелде, әмма иң мөһиме – балалар. Алар талантлы, уңышлы, күзләре янып тора. Алар инде 14 яшьләрендә үзмәшгульләр буларак теркәлергә, үзләренең эшкуарлык һәм лидерлык компетенцияләрен үстерүне дәвам итәргә һәм дәүләт ярдәменең бөтен бер комплексыннан файдаланырга мөмкин», – дип өстәде Мария Сухова.
Бизнес-кейслар чемпионаты турында тулырак итеп «Мәктәп бизнес-старты» проекты җитәкчесе Елена Тихонова сөйләде. «Без финалистларны сайлап алдык, ә бу катнашучыларның гомуми саныннан якынча 5 % дигән сүз. Бүген безнең финалистлар экспертлар – чын эшкуарлар белән аралашты, реаль бизнес-кейсларны тикшерде һәм презентацияләр әзерләде. Алар үз бизнеслары, тормышка ашырылган стартаплары һәм финанс нәтиҗәләре булган укучылар, һәм алар эшлекле чишелешләр тәкъдим итәргә әзер», – диде Елена Тихонова.
«Мәктәп бизнес-старты» яшь эшкуарларның тулы бер буынын үстерә. 5-7 сыйныф укучылары үз продукцияләрен – бизәнү әйберләре, көнкүреш әйберләре, кием-салым, кондитер эшләнмәләре әзерлиләр, клининг хезмәтләре күрсәтәләр. Мәктәп укучылары социаль челтәрләрдә һәм маркет-плейсларда сатып алучыларын эзли.
«Без аларның үз продукциясен тәкъдир итәргә һәм кулланучылар белән элемтә корырга сәләтле лаеклы сатучылар булуын күрәбез. Бүген эшкуарлар белән аралашу барышында балалар бәяләп бетергесез тәҗрибә алдылар», – дип ассызыклады Елена Тихонова.
Проект 2022 елның сентябрендә эшли башлады һәм республиканың төрле почмакларыннан, нигездә авыл мәктәпләреннән һәм кече шәһәрләрдән 12 мең баланы колачлады. Шулардан эшкуарлык белән ныграк кызыксынучылар һәм тиешле сәләтләрен күрсәтүчеләр сайлап алынды. 2022 елның декабрендә алар мәктәп ярминкәсендә катнаштылар, анда сатып алучылар һәм экспертлар хөкеменә үз товарларын тәкъдим иттеләр.
«Мәктәп бизнес-старты» проектының финалы апрель аенда Казанда узачак. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы ике команда Мәскәүгә «Сколково»га юл тотачак. Җәйге каникул вакытында җиңүчеләр шулай ук Горький исемендәге киностудиядә булачаклар, бизнесны үстерү өчен промороликлар төшерергә өйрәнәчәкләр.