ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж ташу маршрутлары буенча йөргәндә юл йөрү, багаж ташу өчен түләүне раслауны тикшерүне гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне хокукый җайга салу турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты буенча өстәмә гавами консультацияләр уздыру турында хәбәр итә.

Безнең республика эшкуарлары шәригать нормалары нигезендә компанияне үстерүгә Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге рәвешендә гарантия ярдәменнән файдалана ала.


1
ноябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Калининградта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы оештырган 2024 елгы Бөтенроссия контроль органнары форумы уза. Форумда регионнарның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге эш нәтиҗәләре игълан ителде. Татарстан «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып контроль-күзәтчелек чараларын уздыру буенча лидер булды, шулай ук профилактик визитлар йомгаклары буенча эшкуарлардан алынган бәяләмәләр саны буенча регионнар рейтингында икенче урынны алды. 

2024 елның 31 октябрендә ТР ССП мәйданчыгында «Татарстан бизнес-бергәлекләре һәм сәүдә-сәнәгать палаталары: ресурсларны берләштергәндә яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына түгәрәк өстәл узды.

Татарстанда хезмәткәрләре махсус операциядә катнашкан эшкуарлар 53 млн сум ташламалы дәүләт финанс ярдәме алды. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча ярдәмнән Татарстанның 12 компаниясе файдаланган.


31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Киңәшмә барышында илкүләм проектларны тормышка ашыруга йомгаклар ясалды, бу ирешелгән нәтиҗәләрне бәяләргә һәм алга таба эшнең юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирде. Катнашучылар экология, торак төзелеше һәм транспорт инфраструктурасы өлкәләрендә проектларны гамәлгә ашыруда төп фактор булган ведомствоара багланышларның әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Бүген ТР Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Цифр министрлыгы вәкилләре катнашында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча чираттагы киңәшмә узды. Илкүләм проектлар кысаларындагы казанышлар турында фикер алыштылар, ведомствоара хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыкладылар. 

31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Калининградта «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды ярдәмендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Калиниград өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан оештырылган 2024 елгы Бөтенроссия контроль органнары форумы уза.  


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы экспортка ярдәм үзәге (ТР ФПП составында) төбәк эшкуарларына 2025 елда үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтү өчен кызыклы юнәлешләр һәм илләр билгеләргә тәкъдим итә. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Үзәк эшкуарлар өчен алар өчен өстенлекле халыкара күргәзмә-ярминкә чараларында бушлай катнашуны оештыра.​

2024 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты вәкилләре белән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International