2025 елда Татарстан Республикасының преференциаль территорияләре һәм сәнәгать инфраструктурасы резидентларының тулай төбәк продуктына керткән өлеше 9% дан артык булды

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Бу хакта “БЕРДӘМ РӘСӘЙ” депутатлар фракциясе һәм “ТНВ” депутатлар төркеме җыелышының уртак утырышында Татарстан премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. 

2025 ел йомгаклары буенча Татарстанның махсус икътисадый зоналары (МИЗ), алгарышлы үсеш территорияләре (АҮТ) һәм сәнәгать парклары резидентларының тулай төбәк продукты (ТТП) өлеше 9,3% тәшкил итте.

“Преференциаль режимнар-хуҗалык эшчәнлеген алып баруның аерым хокукый режимнары, алар аерым эшмәкәрлек субъектларына салым, таможня, административ ташламалар бирә. Мондый режимнар икътисадый үсешне стимуллаштыруга, инвестицияләр җәлеп итеп, аерым тармакларга, предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән”, - дип ассызыклады министр. 

Татарстанның преференциаль территорияләрендә резидентларның гомуми саны 2119 тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе күләменең 20% тан артыгы бизнес өчен инфраструктура резидентларына туры килә. 

“Алабуга” махсус икътисадый зонасында 2025 ел нәтиҗәләре буенча 72 резидент теркәлгән, резидентларның кереме 883,4 млрд сум тәшкил иткән. Резидентларның инвестицияләр күләме үсә барган нәтиҗә белән “Алабуга” СПТ МИЗ эшчәнлеге чорында 552,5 млрд сум тәшкил итә. МИЗ территориясендә 41 492 эш урыны булдырылган, шул исәптән резидентлар - 22 190 эш урыны. 

“Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы МИЗ составында 343 югары технологияле компания бар, шуларның 142се резидент. 2025 ел йомгаклары буенча МИЗ компанияләренең инвестицияләр күләме аның эшли башлау чорында 311,5 млрд сум тәшкил итте, компанияләр тарафыннан 12,7 мең эш урыны булдырылды. 

Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән 2025 елда Зәй районында биотехнологияләр үстерүгә махсуслашкан сәнәгать-җитештерү тибындагы “Яшел Үзән” яңа МИЗ эшли башлады. Бүгенге көнгә 4 резидент 7,7 млрд сумлык проектларны гамәлгә ашыра башлады инде, 221 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. 

"Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм Менделеевск моношәһәрләрендә булдырылган алгарышлы үсеш территорияләре аларның икътисадын диверсификацияләүдә төп инструмент булып тора”, - дип билгеләде Мидхәт Шаһиәхмәтов. 

Бүгенге көнгә 148 компания АҮТ резиденты статусын алды, аларның гомуми инвестицияләр күләме 91,9 млрд сумга җитте, шул исәптән 74,5 млрд сум капиталь кертемнәр. Шуның нәтиҗәсендә 26 288 яңа эш урыны булдырылды. Алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының гомуми кереме 749 млрд сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International