Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды.

Чарада республиканың тармак министрлыклары, ведомстволары, шулай ук муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.

Утырышта Татарстан бизнесын салым законнары үзгәрешләренә җайлаштыру чаралары нәтиҗәләре, инженерлык челтәрләренә тоташу процедураларын гадиләштерү һәм тизләтү, Татарстан Республикасы Республика маркетинг үзәге платформасындагы эш йомгаклары, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, җитештерүне автоматлаштыру һәм роботлаштыру мәсьәләләре каралды.

Министр бизнесны 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән салым законнарындагы үзгәрешләргә җайлаштыру чаралары нәтиҗәләре буенча уңай динамиканы билгеләп үтте. Узган атнада республиканың 7 муниципаль районы (Биектау, Лениногорск, Балтач, Аксубай, Яшел Үзән, Лаеш һәм Алабуга) законнардагы үзгәрешләр һәм дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүматлы эшкуарлар саны буенча югары күрсәткечләргә ирешүләрен күрсәттеләр.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Мидхәт Шаһиәхмәтов эшмәкәрләр белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген һәм Татарстан муниципаль районнарында кече һәм урта бизнес субъектларына индивидуаль якын килүне тәэмин итү кирәклеген билгеләп үткән, бухгалтерлык чыгымнарын оптимальләштерү һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен мөмкин булган ярдәм чаралары турында хәбәр иткән иде.

Әйтик, 2026 елгы салым реформасына бәйле рәвештә республикада бизнесны үзгәрешләргә җайлаштыру өчен берничә чара эшләтеп җибәрелде. Мәсәлән, 28 февральдә Татарстанда салымнар турында консультация практикумнары сериясе - "Салым өмәсе” старт алды, аларда бизнес салым үзгәрешләре һәм бизнеска күрсәтелә торган дәүләт ярдәме комплексы турында үз хәбәрдарлыгын арттырырга тиеш.

Министр шулай ук “Хезмәт җитештерүчәнлеге” федераль проектының җитештерү процессларын оптимальләштерүнең төп инструментларының берсе булуын билгеләп үтте, аның кысаларында Татарстан Республикасы кирәкле инфраструктура: төбәк компетенцияләр үзәге һәм сакчыл җитештерү буенча уку мәйданчыклары булдырды.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстанда федераль проектны гамәлгә ашыру йомгаклары буенча республиканың 351 предприятиесе федпроектта катнаша: икътисадның реаль секторындагы 87 предприятие кушылган, федераль проектта катнашучы предприятиеләрнең 1278 хезмәткәре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына өйрәтү узган. Шулай ук 50 предприятие ТР төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә “Сакчыл җитештерү” юнәлеше буенча проектларны гамәлгә ашырды, 19 предприятие “Җитештерү лидерлары” программасы буенча укулар узды, катнашучы предприятиеләрдән 15 команда “Экспорт үсеше акселераторы” программасы буенча укулар узды.

Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт үзәгенең “кайнар линия” телефоны аша белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International