17 мартта Казан Эшмәкәрләр йортында “Чит ил исемнәренә яңа таләпләр: атамалар, брендлар һәм товар билгеләре белән бизнеска нишләргә” дигән түгәрәк өстәл узачак.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы оешма ярдәмендә “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты буенча оештырылды.
Чара ачык дискуссия форматында узачак, анда эшмәкәрләр агымдагы елның 1 мартыннан үз көченә кергән компанияләр исемнәрендә, атамаларда һәм рекламада чит ил сүзләрен куллануга кагылышлы законнардагы үзгәрешләр турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Шулай ук мисалларда бизнесның реаль кейсларын тикшерәчәкләр.
Түгәрәк өстәлдә анда катнашучылар экспертлар белән бергә яңа законнар кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен таләпләр исемлеге, чит ил брендын саклап калу мөмкинлеге, товар билгеләре өчен яңа кагыйдәләр һәм предприятиеләр өчен гамәли карарлар турында фикер алышачаклар.
Чараның спикерлары булып интеллектуаль милекне коммерцияләштерү буенча эксперт Геннадий Золотов; РФ патент поверенные, интеллектуаль милекне яклау буенча эксперт Анна Куприянова; “ЭТО СМЕЛО” коммуникацион агентлыгына нигез салучы Станислав Федоренков торачак.
Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://fpprt.ru/events/kruglyj-stol-novye-trebovaniya-k-inostrannym-nazvaniyam-chto-delat-biznesu-s-vyveskami-brendami-i-tovarnymi-znakami/
Урыннар саны чикләнгән.
Республика бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт-үзәк номеры 8 (843) 524-90-90 буенча белергә мөмкин.