ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы 5 елда «КУЭ» корпорациясе» АҖ ярдәме белән моношәһәрләрдә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары проектларын финанслауның гомуми суммасы 63,3 млрд.сумнан артып киткән. Финанс ярдәме буенча лидер моношәһәрләр – Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре – 9 млрд сум (328 алыш-биреш), Татарстан Республикасының Алабуга шәһәре. 

Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында 2020 елга Кече һәм урта бизнесны икътисадый исәпкә алу кысаларында статистик хисаплар кабул ителә башлаган. Узган елда эшчәнлекнең төп күрсәткечләре турында электрон мәгълүматларны гадиләштерелгән режимда тапшырырга мөмкин.

Татарстан эшкуарлары eBay аша сату нигезләренә өйрәтү өчен вебинарда катнашырга чакырыла. Чара eBay маркетплейсы һәм ZoneSmart компания-интеграторы белән берлектә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге эшләтеп җибәргән eBay аша кече һәм урта бихзнес продукциясен экспортка сату һәм алга таба күрсәтүне үстерү программалары кысаларында узачак.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

«Химград» технополисында «Инновацияләр: кризиска каршы үсеш стратегиясе» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Татарстанда инновацияле эшкуарлыкка ярдәм итү чараларына һәм эш климатын яхшыртуга багышланган доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров чыгыш ясады.

«Мәдәният» илкүләм проекты хисабына Чаллы курчак театры тулысынча төзекләндерелгән.

Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россиядә 3% яңа ташламалы кредит бирү программасы эшли башлаган, ул зыян күргән тармаклардан бизнесны торгызуга һәм алга таба халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә мәгълүматлар белән идарә итү системасын формалаштыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем төзү турындагы боерыкка кул куйган.

ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Сыналган бизнес» дигән бизнес һәм күзәтчелек органнары хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча интернет-ресурс Мордовиядә җәелдерелгән. Күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлектә хаталардан котылырга һәм тикшерүләрнең тискәре нәтиҗәләрен минимальләштерергә мөмкинлек бирүче Татарстан тәҗрибәсе республикадан читтә – Түбән Новгород, Белгород өлкәләре, ә хәзер Мордовия Республикасында да үз тәҗрибәсен кертте.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Зеленодольск районы сәнәгать предприятиеләре продукциясе дөньяның күп кенә илләрендә билгеле, бу, беренче чиратта, суыту җиһазлары һәм корабльләр. Татарстанда һәр өченче хәрби кораб А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында җитештерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зеленодольск муниципаль районының йомгаклау сессиясендә белдерде.

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Үзмәшгульләр» программасы буенча микрозайм шартларын үзгәрткән, аерым алганда, заем буенча минималь ставка киметелгән, шулай ук залог белән тәэмин итү шартлары да йомшартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International