Татарстан эшмәкәрләрен коллектив стенд составында чит ил халыкара күргәзмәләре сериясендә катнашырга чакыралар. Күргәзмә чаралары Согуд Гарәбстанында, Төркиядә, Үзбәкстанда, Казахстанда һәм Әзербайҗанда узачак.
Экспортка юнәлтелгән компанияләргә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы оешмалар “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты буенча ярдәм күрсәтә.
Татарстан бизнесының түбәндәге күргәзмә чараларында бушлай катнашу мөмкинлеге бар:
1. BEAUTY ISTANBUL 2026 (Истанбул, Төркия)
Декоратив һәм тәрбия косметикасы, парфюмерия, көнкүреш химиясе һәм төргәкләүнең җиденче Халыкара күргәзмәсе 2026 елның 7-9 маенда узачак;
2. OGU 2026 (Ташкент ш., Үзбәкстан)
Үзәк Азиянең нефть - газ тармагының төп вакыйгасы - “Үзбәкстан нефте һәм газы” 28 нче Халыкара күргәзмә һәм конференциясе 2026 елның 12-14 маенда узачак;
3. “Каспий нефте һәм газы” (Баку ш., Әзербайҗан)
Газ һәм нефть сәнәгате өлкәләренең 31 нче халыкара күргәзмәсе 2026 елның 1 июненнән 3 июненә кадәр узачак;
4. Automechanika Astana (Астана ш., Казахстан)
Автомобильләр өчен запас частьләр һәм җайланмаларның юбилей күргәзмәсе 2026 елның 10 июненнән 12 июньгә кадәр узачак;
5. KazBuild 2026 (Алматы ш., Казахстан)
32 нче Казахстан Халыкара төзелеш күргәзмәсе 2026 елның 2 сентябреннән 4 сентябренә кадәр узачак;
6. Saudi Build 2026 (Эр-Рияд ш., Согуд Гарәбстаны)
Премиум-класслы төзелеш материаллары һәм технологияләре күргәзмәсе 2026 елның 2-5 ноябрендә узачак;
7. FoodExpo Qazaqstan 2026 (Алматы ш., Казахстан)
Үзәк Азия Халыкара азык-төлек сәнәгате күргәзмәсе 2026 елның 11-13 ноябрендә узачак.
Чит ил күргәзмә чараларында катнашучыларга күргәзмә мәйданы һәм стенд арендасы, җиһазлар арендасы, теркәү кертемнәре, презентация материалларын күчерү, трансфер һәм тәрҗемәче хезмәтләре өчен түлиләр.
Эшмәкәрләр очыш, яшәү һәм туклану, шулай ук продукция үрнәкләрен китерү өчен мөстәкыйль түлиләр.
Гаризалар МСП.РФ һәм “Минем экспорт” платформалары аша кабул ителә. Аларны кабул итү чара башланырга 2 ай кала тәмамлана.
Экспортка юнәлтелгән компанияләр катнашуның барлык мәсьәләләре буенча 8(987)270-06-91 телефоны буенча “ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ экспортны яклау үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.
Email: tatexport@yandex.ru
Татарстан бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт-үзәкнең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була.