Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды.
Чарада республиканың тармак министрлыклары, ведомстволары, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Утырышта Татарстан бизнесын салым законнарындагы үзгәрешләргә җайлаштыру чаралары нәтиҗәләре, шулай ук республика сәнәгатенә ярдәм итү чаралары каралды.
Министр эшмәкәрләр белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген һәм Татарстан муниципаль районнарында кече һәм урта бизнес субъектларына индивидуаль якын килүне тәэмин итү зарурлыгын ассызыклады, бухгалтерлык чыгымнарын оптимальләштерү һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен мөмкин булган ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирде. Министр шулай ук тармакларда - төп предприятиеләрдә һәм система барлыкка китерүче оешмаларда мониторинг һәм контроль тәэмин итү кирәклеген билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елгы салым реформасына бәйле рәвештә республикада бизнесны үзгәрешләргә яраклаштыру чаралары башланды.
2025 елда “Салымнар турында диалоглар” мәгариф конференцияләре сериясе һәм “Салым грамоталылыгы мәктәбе” проекты кысаларында 1,2 меңнән артык татарстанлы салым үзгәрешләре турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм бизнеска дәүләт ярдәме комплексын алу чараларында катнашты. Чаралар йомгаклары буенча республиканың 7,5 меңнән артык кече һәм урта бизнес вәкилләренә мәгълүмат бирелде.
28 февральдә Татарстанда салымнар турында консультация практикумнары сериясе - “Салым өмәсе” старт алды. Чара салым үзгәрешләре һәм бизнеска күрсәтелә торган дәүләт ярдәме комплексы турында үз хәбәрдарлыгын арттырырга, шулай ук салым салу формасын сайлау һәм салым йөкләнешен оптимальләштерү турында гамәли белем алырга теләүчеләрнең барысы өчен дә оештырылган.
Киләсе интенсивлар 14 мартта һәм 21 мартта булачак.
Күзгә-күз очрашып катнашу каралган, чара битендә түбәндәге сылтама: https://fpprt.ru/events/nalogovyj-subbotnik/
Шулай ук 16 февральдә Казанда “Гадел билге” маркировкасын хуплау үзәге ачылды, ул РФдә беренче 16 сынау үзәгенең берсе булды. Үзәк эшмәкәрләргә 2026 елның 1 мартыннан җиңел сәнәгать өчен яңа таләпләрне дә кертеп, мәҗбүри маркировкага җайлашырга ярдәм итә.
Маркировка мәсьәләләре буенча түләүсез консультация һәм эксперт ярдәме сорап “Минем бизнес” үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Казан шәһәре, Петербург ур., 28. Сылтама буенча алдан язылу кирәк https://fpprt.ru/reg_support/chestnyj_znak/
Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт үзәгенең “кайнар линия” телефоны аша белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90.