Мидхәт Шаһиәхмәтов «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, баланың теләген тормышка ашырды

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Теләкләр чыршысы» дип аталган ирекле Яңа ел акциясендә катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сигез яшьлек Илья Красильниковның Яңа ел хыялын тормышка ашырды, ул бүләк итеп рәсем ясау өчен планшет турында хыялланган булган. Баланың теләге кабул булды. Шулай ук малайга Яңа елның татлы бүләге дә бүләк ителде.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе республикада яңа ел бәйрәмнәрендә 2018 елдан бирле үткәрелә. Анда катлаулы авырулары булган балалар һәм өлкән кешеләр, ятим балалар, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаилә балалары катнаша.

Яңа ел хыяллары проект критерийларына туры килгән барлык теләүчеләрдән махсус сайтта (елкажеланий.рф) җыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International