ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2026 ел
җомга

Агымдагы елның август аена Татарстан Республикасында кунакханә-ресторан бизнесының 4,8 меңнән артык субъекты (HoReCa) эшчәнлек алып бара, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 10,2% ка артык. 

Татарстанда 2026 елның төп халыкара күргәзмәләрендә коллектив стендларда катнашучыларны җыю дәвам итә. Республика эшмәкәрләре чит ил базарларына дәүләт ярдәме белән чыга ала.

РФ хөкүмәте махсус икътисадый зоналарда (МИЗ) кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасын дәвам итүгә 3,5 млрд сум юнәлдерәчәк. Боерыкны Рәсәй премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.


27
август, 2026 ел
пәнҗешәмбе

2025 елда һәм 2026 елның беренче яртыеллыгында дәүләт ярдәме хезмәтләреннән экспортка юнәлтелгән 2 300дән артык кече һәм урта бизнес предприятиесе файдаланган.

Татарстанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы предприятиеләренең тотрыклы эшенә юнәлдерелгән оператив штабның эш төркеме утырышы узды.


26
август, 2026 ел
чәршәмбе

Көзнең беренче аенда кече һәм урта бизнеска стандарт хисап һәм взнослар булачак. Аларның һәркайсы буенча иң чик сроклар билгеләнгән, аларны үткәрмәскә кирәк.

Татарстан Республикасы — туристлык бизнесы тарафыннан алынган дәүләт ярдәме күләме буенча алдынгы төбәкләр арасында. Татарстанның кече һәм урта бизнесына 220 млн сумнан артык акча җибәрелгән, бу Рәсәй буенча дүртенче нәтиҗә.


24
август, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 9 һәм 10 сентябрендә Санкт-Петербургта «Минем Бизнес Форум 2026» да сәнәгать предприятиеләре һәм федераль сәүдә челтәрләре катнашында тәэмин итүчеләр биржасы узачак. 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Үзәк банкы киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәне РФ Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина үткәрде.


21
август, 2026 ел
җомга

2026 елның 28 сентябреннән 1 октябренә кадәр «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланмалар, технологияләр, чимал һәм ингредиентлар өчен «АГРОПРОДМАШ-2026» 31 нче халыкара күргәзмәсе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International