Татарстан МХОдә катнашучы эшмәкәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына финанс ярдәме күләме буенча РФ лидеры булды

2026 елның 8 мае, җомга

2026 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Рәсәй Федерациясе субъектлары арасында МХОдә катнашучы эшмәкәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән акчалар күләме буенча Татарстан Республикасы абсолют лидер булды. 2026 елның беренче кварталы өчен 145 млн сумнан артык дәүләт ярдәме бирелгән, шул ук вакытта микрозаймнар күләменең 100% ы МСП.РФ аша онлайн рәвештә бирелгән. 

Лидер төбәкләр исәбенә шулай ук Удмурт Республикасы (36 млн сумга якын), Самара һәм Саратов өлкәләре (15 млн сум һәм 10 млн сум) кергән. 

Рәсәй буенча махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм МХО ихтыяҗлары өчен продукция китерүчеләр МСП. РФ цифрлы платформасы аша 154 млн сум ташламалы займ алган. Мондый махсуслаштырылган микрофинанс ярдәменең гомуми күләменең 80% тан артыгы Идел буе федераль округына туры килде. 

Татарстанда үз бизнесларын алып баручы яисә ачарга планлаштыручы МХО катнашучыларына ярдәм итү чаралары комплексы тәкъдим ителә, алар арасында үз бизнесларын үстерүгә киметелгән ставка буенча заем җәлеп итү мөмкинлеге дә бар.  

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы эшмәкәрлеккә ярдәм институтлары белән берлектә “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” илкүләм проекты кысаларында МХОдә катнашучы эшмәкәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына үз бизнесларын ачуда һәм үстерүдә ярдәм итүгә һәм аларны эшлекле активлыкка җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыра.

Бизнеска ярдәм итүнең махсуслаштырылган республика программалары арасында финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары бар. 

Мәсәлән, “МХОгә ярдәм” махсус продукты кысаларында заем еллык 5% тан минималь ставка буенча 5 млн сумга кадәр бирелә. 

Продукт шартлары буенча 3 елга кадәр срокка ташламалы займны МХО катнашучылары яки аларның туганнары тарафыннан төзелгән, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы белән хезмәт килешүе төзегән яки контракт буенча хәрби хезмәткә бер яки берничә хезмәткәрне җибәргән компанияләр алырга мөмкин. 

Финанс булмаган ярдәм чаралары арасында - консультацияләр, үз эшеңне башлап җибәрүдә һәм үстерүдә ярдәм, бизнес-план эшләү һәм башкалар.  

Бизнеска ярдәм итү чаралары турында бердәм контакт үзәге номеры буенча белергә мөмкин: 8 (843) 524 - 90-90, шулай ук ТР Икътисад министрлыгы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International