Татарстанның 217 эшкуары милли брендларны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

15 гыйнварга кадәр Владимир Путин йөкләмәсе буенча Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм Росконгресс фонды тарафыннан оештырылган «Үзебезнекеләрне бел» яңа Россия брендлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Татарстан Республикасы эшкуарларыннан илнең перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү максатыннан оештырылган конкурста катнашу өчен 192 гариза килгән инде. Россия эшкуарлары барлыгы 787 гариза җибәргән.

Гаризалар биш юнәлеш буенча кабул ителә: «Азык-төлек һәм туклану», «Кулланучылар товарлары», «Креатив», «ИТ», «Югары технологияләр». Махсус номинацияләр: «Инклюзия», «Иң кыю идея».

Татарстан «Үзебезнекеләрне бел» конкурсына гаризалар саны буенча лидер булып тора. Республиканың 30дан артык районыннан килгән эшкуарлар һәм үзмәшгульләр конкурсның барлык 7 номинациясе буенча гариза биргәннәр. 

«Азык-төлек продуктлары» һәм «Әзер ризык» номинацияләрендә татарстанлылар хәләл һәм сөт фермер продукциясе, чәк-чәк һәм башка икмәк-булка эшләнмәләре, макарон, ярма, милли колоритлы тәм-томнар тәкъдим иткәннәр. Шулай ук республика брендларыннан гаризалар саны буенча «Азык-төлек товарлары» номинациясе дә лидер. «IT» номинациясендә Татарстанның 7 компаниясе софт һәм корпоратив программалар эшләү буенча хезмәтләр тәкъдим иткән. 

Җиңүче компанияләр маркетплейсларда һәм медиада пропагандалауда ярдәм алачак, укыту программаларына керү, бизнес-экспертлар белән шәхси очрашулар, бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык, эре чараларда бушлай катнашу, шулай ук грант ярдәме алачак. Җиңүчеләрне сайлаганда ел өчен әйләнешенең үсеш темплары, проект партнерларының һәм компания теркәлгән төбәкләрнең бәясе, конкурс жюриеның фикере, компаниянең социаль проектларда, конкурс партнерларының проектларында һәм программаларында катнашуы исәпкә алыначак. Конкурс партнерлары арасында – Беренче канал, МАЕР медиахолдингы, Симпл, Zenden, Заспорт һәм башкалар. Быел оештыручылар шулай ук брендларга иң яхшы ярдәм итүче төбәкләрне дә билгеләп үтәчәк.

Конкурсның беренче сезонында илнең барлык төбәкләреннән 5 меңгә якын бренд катнашкан, Татарстан гаризалар саны буенча ун төбәк арасына керде. Республикадан 148 катнашучы заявка биргән, шуларның 36 финалга үткән. 

Исегезгә төшерәбез, «Азбука сыра» ҖЧҖ (Мамадыш районы) партнерлык номинациясендә Татарстан Республикасыннан беренче сезон җиңүчесе дип танылды. Бу компаниягә  «Россиядә Бренд елы» илкүләм премиясе федераль конкурсында бушлай катнашырга мөмкинлек бирә, анда да ул җиңү яулый, һәм хәзер «Азбука сыра» продукциясе төргәгендә мактаулы исем тора. Компания шулай ук беренче каналдан «Наше все»тапшыруында да үзе турында сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез, илебез брендларына ярдәм РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International