Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышында 8 проект хупланды. Чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Беренче булып карау өчен Әлмәттә спорт-укчылар комплексы төзелеше проекты тәкъдим ителде. Спорт-укчылар комплексы үз эченә административ-укыту блогын һәм тирны (галерея) алачак. Проект муниципалитетның социаль-мәдәни инфраструктурасын үстерүгә, гражданнарга яңа спорт мөмкинлекләре бирүгә, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Проект ТР Инвестиция советы әгъзаларыннан хуплау алды.
Тагын бер хупланган проект – «ПЛАСТКАМ» ҖЧҖ модульле чистарту корылмалары һәм җир асты резервуарлары җитештерү. Пластмассадан эшләнгән әйберләрне ротацияле формалаштыру ысулы белән җитештерү планлаштырыла, бу технология гаять ныклы әйберләр җитештерү мөмкинлеген бирә. Продукцияне сату базары да бар, бу – төзелеш тармагы предприятиеләре, нефть-газ тармагы предприятиеләре, коммуналь хезмәтләр. Предприятие Чаллыда локальләштереләчәк.
Шулай ук Совет әгъзалары Чаллыда кунакханә комплексы һәм термаль комплексы булган спорт клубы (Тәбиев яр буе) төзү проектын да хупладылар. «Клеверспорт-Отель» ҖЧҖ компаниясе башка шәһәрләрдә шундый берничә проектны гамәлгә ашырган инде. Проект фитнес-клуб, спа-зона, кафе, ябык термаль зоналар комплексын үз эченә ала.
Шулай ук Совет әгъзалары Чаллыда «Моя станция» ҖЧҖ компаниясе тарафыннан спорт клубы төзү өчен җир участогы бүлеп бирүне дә хупладылар. Проект кечкенә мәйданлы биналарны кулланып һәм спорт белән шөгыльләнү өчен урам территориясен төзекләндереп, тиз арада файдаланып була торган спорт клубы төзүне күздә тота.
Аннары «Зеленая Долина» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ тарафыннан ике инвестиция проекты өчен җир участоклары бүлеп бирү мәсьәләсе каралды. Бу – Зеленодольск муниципаль районы территориясендәге «Зеленая Долина» торак микрорайоны составында СПА һәм спорт комплекслары төзү проектлары.
«Мой спорт» АҖ компаниясе «Татарстан Республикасы спорт казанышларын исәпкә алуның цифрлы мәгълүмат системасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын булдыру, аны эшләтү, эксплуатацияләү һәм техник ярдәм күрсәтү проектын тәкъдим итте. Проект авторлары спорт җәмгыятьләрендә мәгълүмат системасының кирәклеген билгеләп үттеләр. Проект хупланды.
Аннары Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә күп функцияле «Объект 764» кунакханә комплексын оештыру проекты каралды һәм хупланды. Проектны «ПКФ «Агро» ҖЧҖ тәкъдим итте. Шундый ук кунакханә комплексы Зеленодольск районында төзелгән һәм эшли («Объект 764»). Мондый комплекслар үзләрен яхшы күрсәттеләр һәм автомобиль белән йөк ташу, шул исәптән габаритсыз йөкләр ташу буенча хезмәт күрсәтүче шоферларга исәпләнгән. Югары Ослан районында яңа комплекс кунакханә комплексын, кафе, кибет һ.б. үз эченә алачак. Төзелешне 2024 елда башлау, 2026 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Утырыш ахырында Югары Ослан муниципаль районы территориясендә «Автозаправка комплексы төзү» инвестицион проекты каралды. «РИАЗ» ҖЧҖ компаниясе Казан – Буа – Ульяновск трассасында АЗС төзергә планлаштыра. Компания нефть продуктлары базарында 1998 елдан бирле эшли, зур тәҗрибәгә ия. Бу проект шулай ук хуплау алды.
Исегезгә төшерәбез, Инвестиция советы дәүләт хакимияте органнары һәм инвесторларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Инвесторлар үз проектларын совет каравына тәкъдим итә һәм аларны гамәлгә ашыру өчен хуплау яки проект өчен җир участогы ала ала. Инвестиция советы региональ инвестиция стандартының бер элементы булып тора. Татарстан Республикасында инвестстандартны гамәлгә кертү 2021 елда пилот төбәкләр арасында башланды. Агымдагы елда төбәктә инвестиция проектларына булышлык күрсәтү стандартын үтәү эшлекле берләшмәләр тарафыннан расланды.