Татарстан эшкуарлары үз продукцияләрен Россиянең халык сәнгать кәсепләре күргәзмә-ярминкәсендә тәкъдим итәчәк

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

13-17 декабрьдә Мәскәүдә «Каек. Кышкы әкият – 2023» Россиянең халык сәнгать кәсепләре күргәзмә-ярминкәсе узачак. Беренче вице-премьер Андрей Белоусов кураторлыгындагы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты инструментлары ярдәмендә бөтен илдән меңнән артык оста һәм һөнәрче чарада катнаша алачак.

«Халыкның сәнгать кәсепләре белән шөгыльләнүче эшкуарлар һәм үзмәшгульләр еш кына үз продукциясен алга сөрү мөмкинлекләрендә чикле: финанс һәм оештыру ресурслары җитеп бетми. Әмма быел дәүләт ярдәме белән меңнән артык эшкуар һәм үзмәшгульләрнең «Каек» күргәзмәсендә катнашуын финанслау мөмкинлеге барлыкка килде. Шуның аркасында аларның үз сәүдә нокталарын, 46 төбәк – Воронеж һәм Калининград өлкәләре, Кырым һәм Татарстан республикалары, Новосибирск һәм Чиләбе өлкәләре, Чувашстан Республикасы һәм башка төбәкләр экспозициясен оештыру мөмкинлеге барлыкка килде», – дип билгеләп үтте РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

Татарстанның «Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән осталар һәм һөнәрчеләр продукциясенең коллектив стендын тәкъдим итәчәк. 

«Бүләкләр кәрваны», «ПКФ «Презент», «Бөек ефәк юлы» компанияләре сувенир, бүләк продукциясен тәкъдим итәләр.

Казаннан социаль эшкуар Галиуллин Наил табигый материаллардан ясалган милли бизәкләр белән татар шкафларын тәкъдим итәчәк.  

Алексеевск нәфис тукыма фабрикасы күргәзмәгә татар орнаментлары элементлары белән кулдан туку эшләнмәләрен алып киләчәк.

Социаль эшкуар Здорнов Дмитрий күмәк стендта табигый материаллардан кулдан эшләнгән аяк киеме күрсәтәчәк. Аяк киеме стиле традицион киез итек һәм фильцевкалауга нигезләнгән.

Быел күргәзмә программасы эшлекле чаралар белән тулы. Тармак профессионаллары һөнәрчелек предприятиеләренә ярдәм итүнең актуаль механизмнары, тармакны хокукый тәэмин итү, продукцияне алга этәрү ысуллары турында фикер алышачак.

Күргәзмәне оештыручы –  «Россиянең халык сәнгать кәсепләре» берләшмәсе, күргәзмәне оештыруда ярдәм итүчеләр – «ЭКСПОЦЕНТР» АҖ һәм Россия мәдәният фонды. Күргәзмә РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәме белән оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International