1600дән артык татарстанлы Россия маркетплейсларында эшләү буенча укыту марафонында катнашты

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Ноябрьдә Татарстанда дүртенче укыту форум-марафоны тәмамланды, анда 359 татарстанлы KazanExpress маркетплейсында сатуны арттыру коралларына өйрәнде. Гомумән алганда, чаралар сериясендә республиканың 1609 кешесе катнашты.

ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге быел, җирлек селлерларга ярдәм итү максатында, Wildberries, Ozon, Яндекс Маркет һәм KazanExpress маркетплейсларында эшләү буенча «PRO Маркетплейс» укыту форум-марафоннары сериясен башлап җибәрде.

«Минем бизнес» үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, еш кына онлайн-сатучыларга үз товарларын топ тәкъдимнәргә чыгару өчен тәҗрибә һәм маркетинг бюджеты җитми. Нәтиҗәдә, яңа килүчеләрнең шактый өлеше тәҗрибәле көндәшләренә бирешә һәм маркетплейсларда актив эшчәнлекне туктату турында карар кабул итә. Укыту программасы тиз һәм уңышлы старт һәм алга таба үсеш өчен исәпләнгән.

Тыңлаучылар үз товарларының карточкаларын SEO-оптимизацияләүне, яңа сатып алучыларны җәлеп итү өчен реклама коралларын өйрәнделәр, алга җибәрү стратегиясен эшләргә һәм сату статистикасын анализларга өйрәнделәр. Белемнәрен ныгыту өчен экспертлар реаль мисаллар нигезендә товар карточкаларын анализладылар һәм хаталарны тикшерделәр.

Нәтиҗәдә, республика җитәкчелегенең онлайн-сәүдәгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән курсы агымдагы елда Татарстан селлерлары санын 23% — 55 919 кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Бу Татарстанда теркәлгән юридик затлар һәм үзмәшгульләр санының якынча 12 проценты һәм Россия селлерларының гомуми санының 7 проценты. 

Чаралар циклын «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге, ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән, «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге белән берлектә оештырды.

Татарстанда укыту форум-марафоннары 2021 елдан башлап үткәрелә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча бу практика иң яхшы белем бирү проекты буларак «Минем бизнес» федераль премиясе белән билгеләп үтелде һәм илнең башка субъектларында тиражлау өчен тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International