Татарстанның муниципаль практикасы илдә иң яхшысы дип танылды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

«Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр билгеләнде, иң яхшылар арасында – Татарстаннан дүрт җирле үзидарә органы. Казан, Иннополис, Менделеевск районының Татар Чаллысы авыл җирлеге һәм Биектау үз проектларын үстерүгә финанслар алачак. Быел конкурста катнашу өчен Россиянең 78 төбәгеннән 1300 гариза җибәрелгән, 50 призлы урын бүленгән. 

Алдынгы практикаларны сайлап алу буенча конкурс 5 номинация буенча узды: «Нәтиҗәле кире элемтә тәэмин итү», «Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү», «Шәһәр хуҗалыгын цифрлы технологияләр һәм платформалы чишелешләр кертү юлы белән модернизацияләү (акыллы шәһәр)», «Шәһәр төзелеше сәясәте» һәм «Милләтара татулыкны ныгыту».  

«Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү» номинациясендә беренче категориядә өченче урынны Казан шәһәре алды.

«Муниципаль берәмлекләр халкы белән нәтиҗәле элемтәне тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү» номинациясендә икенче категориядә Менделеевск районы Татар Чаллысы авыл җирлегендә – икенче урын.

«Цифрлы технологияләр һәм платформалы чишелешләр кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү (акыллы шәһәр)» номинациясендә беренче категориядә өченче урын –Иннополис шәһәрендә.

«Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның тормыш-көнкүрешен уңайлы мохит белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә Биектау авыл җирлеге икенче категориядә өченче урынга лаек булды.

Шулай итеп, Казан һәм Иннополис проектны тормышка ашыру өчен – 25,5 млн.сум, Менделеевск районының Татар Чаллысы авыл җирлеге – 12,75 млн. сум, Биектау 5,95 млн. сум алачак.

Ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә. Ул муниципаль икътисадны, шәһәр төзелеше һәм милли сәясәтне үстерүгә, шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруга, шулай ук җирле финанслар белән грамоталы идарә итүне һәм халык белән нәтиҗәле кире элемтәне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар муниципаль идарәне оештыруның төрле өлкәләрендә гражданнар өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итү буенча уңышлы гамәлгә ашырылган проектларны тәкъдим итәләр. Җиңүчеләр акчалата премияләр ала, ул акчалар алга таба үсешкә юнәлтелә. Конкурс уздырылган чорда анда 6229 муниципаль берәмлек катнашкан, шуларның 245е призлы урыннар алган.

«Иң күп гаризалар Краснодар һәм Красноярск крайларыннан, Татарстаннан, Чечнядан, Удмуртиядән, Волгоград һәм Ульяновск өлкәләреннән килде. Акчалар муниципалитетларга ел ахырына кадәр җиткереләчәк, алар бу акчаларны үз үсешенә юнәлтә алачак», – дип аңлатма бирде Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International