9 ай эчендә Татарстан эшкуарларына миллиард сумга якын финанс ярдәме күрсәтелде

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Икътисад министрлыгына караган оешмалар – Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Гарантия фонды тарафыннан үсешнең барлык этапларында кече һәм урта бизнес өчен комплекслы финанс-гарантия һәм мәгълүмат-консультация ярдәме күрсәтелеп тора. Эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ташламалы ставка буенча микрозаемнар, поручительлекләр, грантлар бирелә, финанс булмаган хезмәтләр күрсәтелә, шул исәптән экспорт юнәлешле КУЭ өчен дә.

Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан 403 эшкуарга  992,2 млн сумлык финанс ярдәме күрсәтелгән, 62 үзмәшгуль микрофинанс үзәгендә 13,3 млн сумлык микрозаемнар рәсмиләштергән.

«Минем бизнес» үзәге тарафыннан КУЭ субъектларына, үзмәшгуль гражданнарга һәм физик затларга (күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу, хисап тапшыру, сертификацияләү, маркетплейска чыгу, продукцияне алга җибәрү, укыту чараларын үткәрү һ.б.) 25 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән. «КУЭ» корпорациясенең укыту программалары буенча 2000 кеше тренинглар узган, шуларның 700 – КУЭ субъектлары.

2023 елның 9 аенда Татарстанның 1741 эшкуары экспортка ярдәм итү төбәк үзәге хезмәтләреннән файдаланган, 57 эшкуар 18,73 млн АКШ доллары суммасына экспорт контрактлары төзегән.

Шулай ук Социаль өлкә инновацияләре үзәге ярдәме белән 189 субъект социаль эшкуарлар реестрына кертелгән. Социаль бизнес укыту үткән, бу аларга социаль эшкуарлар өчен грантка гариза бирергә мөмкинлек бирә.

2023 ел башыннан Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшкуарларга 12,9 млрд сум заем акчаларын җәлеп итәргә ярдәм итте, гомуми суммасы 5,4 млрд сум булган 878 поручительство бирелгән.

Федераль программалар буенча ел башыннан Татарстан эшкуарлары тарафыннан 50 млрд сумнан артык акча җәлеп ителгән. Республика ярдәм чаралары буенча кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итүгә 6,7 млрд сум бүлеп бирелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә, шәхси эшкуарларны һәм үзмәшгуль гражданнарны да кертеп, эш белән тәэмин итүчеләр саны 827,3 мең кеше тәшкил итә.  Татарстанда 168,3 мең эшкуар теркәлгән, 293 мең кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.

КУЭ ярдәм итү мәсьәләләре буенча һәм Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге аша бушлай хезмәтләр алу өчен эшкуарлар үзәгенең кайнар линиягә +7(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Илкүләм проектлар илдә РФ Президенты  Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International