Иран Ислам Республикасы Дәүләт банкы Казанда «Мир Бизнес Банк» өстәмә офисын ачты

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Иран Ислам Республикасы икътисад министры урынбасары Мөхәммәт Шәрифзадә җитәкчелегендәге Иран делегациясе катнашында «Мир Бизнес Банк» өстәмә офисы ачылды.

Татарстан Республикасы территориясендә «Мир Бизнес Банка» эшчәнлеге – Татарстан-Иран хезмәттәшлеген гамәлгә ашыруның конкрет мисалы.  2019 елда оештырылган «Мир Бизнес Банка» бүлекчәсе Казанда үсеш ала, аның эшчәнлеге Иран Ислам Республикасы һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре арасында тышкы сәүдә әйләнешен үстерүгә ярдәм итә.Татарстанның Иран белән товар әйләнеше 2023 елның беренче яртыеллыгында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда дүрттән бер өлешкә арткан.

Татарстан ислам дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән актив хезмәттәшлек итә. Инвестицияләүнең этик һәм дини нормаларына игътибарны арттыручы инвесторлар өчен Татарстан Республикасы быел федераль закон белән Россиядә партнерлык финансларын кертү өчен уңай хокукый шартлар булдыруда эксперимент үткәрү өчен сынау төбәге итеп билгеләнде.

«Мир Бизнес Банкның бүлендек оешмасы – Ислам финанс принципларына туры китереп финанслауны тәкъдим итүче Мирас Финанс Компаниясе нәкъ менә Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баруы икеләтә куанычлы. Эксперимент кысаларында бу мәсьәлә буенча нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 сентябреннән Татарстанда, Башкортстанда, Дагыстанда һәм Чечняда партнерлык (Ислам) финансларын кертү буенча ике еллык эксперимент башланды. Тиешле закон быел август аенда кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International