Татарстанда «Минем игелекле бизнес» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Региональ этапка гариза бирү кампаниясен «Минем бизнес» үзәге 3 ноябрьгә кадәр кабул итә. Катнашуга Татарстан Республикасының социаль эшкуарлары, шулай ук социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар чакырыла.

Конкурс сигез номинациядә уза:
• Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү һәм тернәкләндерү өлкәсендә иң яхшы проект;
• Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы проект;
• Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы проект;
• Мәдәни-агарту өлкәсендә иң яхшы проект;
• Сәламәт яшәү рәвеше, физик культура һәм спорт өлкәсендә иң яхшы проект;
• Социаль туризм өлкәсендә иң яхшы проект;
• Җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән техник тернәкләндерү чаралары һәм IT-технологияләр эшләү өлкәсендә иң яхшы проект;
• Социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең мәшгульлеген, социаль актив эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә иң яхшы проект.
• Шулай ук махсус номинацияләр каралган: «Россия экспорт үзәге» АҖнең «Чикләрсез социаль проект» һәм «Россиянең халык сәнгать кәсепләре» ассоциациясенең «Халык сәнгать кәсепләрен саклау һәм үстерү өлкәсендә елның иң яхшы социаль проекты».

Конкурс иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә юнәлдерелгән социаль эшкуарлык субъектларының һәм СЮ КО иң яхшы проектларын һәм практикаларын эзләү, ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Гаризаны https://moybusiness2024.guu.ru/ сайты аша бирергә һәм тулы мәгълүматны, шулай ук «Минем бизнес» үзәгендә белергә була, биредә социаль эшкуарлыкны үстерү буенча махсус компетенцияләр формалаштырылган.

Конкурсның төбәк вәкиле: Михаил Унтура, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге (СӨИҮ) җитәкчесе, телефон: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә: 118, 124), электрон адресы: Mihail.Untura@tatar.ru.

Чараны оештыручы — РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, конкурсның федераль операторы – «Дәүләт идарә университеты» ЮБ ФДБМУ.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда социаль эшкуарларга ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Илкүләм проектның кураторы булып РФнең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International