Татарстанның яшь эшкуарлары үз проектларын экспертларга тәкъдим итәчәк

2023 елның 15 октябре, якшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәгендә «СИНЕҢ ЭШ. Россиянең яшь эшкуары» россиякүләм конкурсы кысаларында сессия узачак.

15 октябрьдә Татарстан Республикасының яшь эшкуарлары үз эшләрен проектлау, бизнес булдыру һәм алып бару белән бәйле актуаль темалар буенча экспертлардан мастер-классларга йөрү мөмкинлеген алачак. Моннан тыш, эшкуарлар бизнес-уенда һәм «СИНЕҢ ЭШ. Россиянең яшь эшкуары» россиякүләм конкурсы кысаларында бизнес-идеяләрен дә күрсәтә алачак.

Чара 15 октябрьдә 10.00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәгендә Петербург урамы, 28нче йорт, 3нче кат адресы буенча узачак.

Конкурста катнашучыларның үз бизнес-идеяләрен 11 номинациядә тәкъдим итү мөмкинлеге булачак:

1. «Социаль файда»

2. «Инновацион-технологик эшкуарлык»

3. «Классик эшкуарлык»

4. «Халыкара бизнес»

5. «Медиабизнес»

6. «Җитештерү»

7. «Агробизнес»

8. «Креатив бизнес»

9. «Үзмәшгуль»

10. «Экологик эшкуарлык»

11. «Хатын-кызлар бизнесы»

Чараны оештыручылар яклау форматы турында сөйләделәр – һәр номинациядән бер катнашучы сайлана, чыгыш ясау өчен идеяне кыскача тәкъдим итү өчен 3 минут бирелә. Сөйләгән вакытта мондый сорауларга җавап бирү мөһим: идея нәрсә ул, максатчан аудитория кем, идеяне ничек тормышка ашыру планлаштырыла, акчалар ничек җәлеп ителәчәк, куркынычларны һәм проблемаларны бәяләү ничек күздә тотыла.

Һәр чыгыштан соң катнашучылар экспертлардан кире элемтә алачак.  Бизнес-идея презентациясенә гаризаны чараның үзендә теркәлү этабында бирергә мөмкин.

Чарада катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә кирәк, «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу, курс: «15.10.2023 - «СИНЕҢ ЭШ. Россиянең яшь эшкуары» россиякүләм конкурсы кысаларында турыдан-туры чара - Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, 3 кат, Алафузов залы. Турыдан туры, сәгать 9.00 дән 18.00 гә кадәр»

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында яшь эшкуарларга ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International