ТР Икътисад министрлыгында узган киңәшмәдә республика предприятиеләре һәм оешмаларының икътисадый тотрыклылыгын торгызу турында фикер алыштылар

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә хәл начараю шартларында ТР икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында» традицион атналык киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә видеоконференция режимында узды. Анда республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары, Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә күчкәнче, Мидхәт Шаһиәхмәтов РФ Хөкүмәтенең 4 июль, 980 нче карары белән төбәкләргә халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өчен акча бирү кагыйдәләре раслануы хакында билгеләп үтте. Ил субъектларының хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыруга 4 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен дә 133 млн. сумнан артык акча каралган. Федераль ярдәм аркасында Татарстан эш бирүчеләргә җәмәгать эшләрен оештырганда яки предприятиедә вакытлыча эшкә урнашканда хезмәткәрләрнең хезмәт хакын өлешчә түләү чыгымнарын компенсацияли ала.

Киңәшмә кысаларында тармак министрлыкларының һәм тармакларның эше, шулай ук агымдагы шартларда республика предприятиеләренең һәм оешмаларының икътисадый тотрыклылыгын торгызу һәм аларның финанс-икътисадый күрсәткечләрен яхшырту өчен кирәкле чаралар турында фикер алыштылар.

Агросәнәгать комплексы өлкәсендә финанс-икътисадый күрсәткечләрне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен югары технологияле машиналар һәм җайланмалар сатып алуга этәргеч бирү эше алып барыла. Республикада агросәнәгать комплексы өчен уңай инвестиция мохите булдырылган, бу эре инвестиция проектларын гамәлгә ашырырга һәм заманча технологияләр кертергә мөмкинлек бирә. Авыл хуҗалыгы продукциясенең үсеш темпларын саклап калып, заманча югары технологияле терлекчелек комплекслары, шул исәптән роботлаштырылган комплекслар интенсив төзелә.

Үз чиратында, төзелеш тармагы икътисад үсешендәге драйверларның берсе булып тора. Тармак үз эшчәнлеген туктатмады һәм 2020 елның гыйнвар-май айларында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда физик күләм индексы 105,3% ка арта. Төзелеш министрлыгы төзелеш комплексында үсеш нокталарын булдыру, төзелеш бәясен киметү һәм инженерлык инфраструктурасын тоташтыру, шулай ук төзелеш тармагында «импорт алмаштыру» максатында эре инфраструктур инвестиция проектларын үстерү һәм аларга ярдәм итү эшен дәвам итә.

Киңәшмәнең көн тәртибе кысаларында эшче төркем әгъзалары Республика маркетинг үзәге платформасында республика предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлеге турында фикер алышты һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм керемнәрен яңадан торгызуны тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру, икътисадны үстерү һәм озак сроклы структур үзгәрешләр буенча Зеленодольск белән Бөгелмә районнарын, шулай ук 2021-2023 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразын формалаштыру буенча тәкъдимнәр тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International