Kazanforumда беренче тапкыр ташламалы финанс ислам продуктлары тәкъдим ителде

2024 елның 17 мае, җомга

Татарстан стендында KazanForum кысаларында RUSSIA HALAL Expo 2024 халыкара күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән яңа ислам финанс инструментлары тәкъдим ителде. Форумда катнашучыларга ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы оешмалар – ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды, ТР Гарантия фонды һәм ТР Төбәк лизинг компаниясе продуктларын тәкъдим иттеләр.

Дәүләт ярдәме кысаларында эшкуарлар түбәндәге продуктлардан файдалана алачак:

«Мурабаха 2024» ташламалы шартларда 300 меңнән 3 млн сумга кадәр 3 елга кадәр срокка җиһазлар, товарлар сатып алу мөмкинлеген күздә тота. Шул ук вакытта продуктның бәясе эшкуар эшчәнлегенең тармак юнәлешенә бәйле.

«Иджара 2024» продукты буенча сәнәгать паркы территориясендә җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен җиһазлар ярдәм объекты була ала. Ярдәм 5 елга кадәр, 1 млн.сумнан 15 млн. сумга кадәр күрсәтелә.

«Даман» продукты буенча займ финансларын рәсмиләштергәндә гарантияле ярдәм күрсәтелә. Продукт буенча поручительлекнең максималь суммасы 50 млн.сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 50% кадәр. 

«Иджара» ислам лизингы кысаларында ислам нормалары буенча лизингка коммерция автотранспорты һәм махсус техника сатып алырга мөмкин. Финанслар суммасы 1 млн.сумнан 15 млн.сумга кадәр тәшкил итә.

Кече һәм урта бизнес өчен классик аналоглардан ким булмаган әлеге ташламалы продуктлар партнерлык (ислам) финанслары буенча экспериментны гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы тарафыннан хупланган.

Икътисад министрлыгы продукциясеннән тыш, форумда катнашучылар Татарстан стендында партнерлык финанслары өлкәсендә эшләүче башка оешмаларның хезмәтләре белән таныша алдылар. 

Russia Halal Expo – Россиядә инвестиция һәм инфраструктура проектларының иң эре күргәзмәсе, ул бизнес-проектларны алга сөрү һәм үстерү өчен уникаль киңлек, «Россия-Ислам Дөньясы: KAZANFORUM» XV Халыкара икътисадый форумында катнашучылар арасында конструктив диалог төзү мәйданчыгы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International